Борыч уңышын арттыру
Борычның уңышы күп булсын өчен түбәндәге киңәшләрне кулланырга киңәш ителә.
1 литр суга 1 аш кашыгы көл салырга, эремәне иләк аша үткәреп, борыч тамырына сибәргә.
1 литр майсыз сөткә 10 тамчы йод тамызырга һәм 10 литр су өстәргә.
5 литр суга 5 гр бор кислотасы порошогы салып болгатырга.
- Ашламаларны тамырга гына һәм бары тик дымлы туфракка сибәргә кирәк.
- Эремәне әзерләү өчен җылы су кулланырга.
Фото: © «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев