Саба ТВ

Саба районы

16+
Аш-су

ТАТАРЧА "СМЕТАННИК"

КАМЫР РЕЦЕПТЫ: 100 граммлы чи чүпрәнең 1\4е (25 г), 2 стакан җылымса сөт (1:1 сөт һәм су салсаң да була), 4 а.к. шикәр комы, 1 а.к. тоз, 2 йомырка, 10 а.к. сыек май, куелыгына карап 3-4 стакан он. Барысын бергә болгатып, камыр басасы һәм камырны 30 минутка суыткычка куеп торасы. Шуннан соң, пешерә башларга да була.

Бу камыр рецептыннан 2 гадәти (асты-өсте камырлы) пирог, 4 сметанник чыга.

ЭЧЛЕГЕ: 250 г каймак, 4 йомырка, 8 а.к. шикәр комы, 1 кап ванилин, 1 а.к. он. Барысын бергә яхшылап тугларга, мин миксер белән болгаттым шуңа күрә, сметанникның өсте тишемлерәк (воздушный) чыкты. Әлеге эчлектән бер сметанник чыга.

Камырны табаның төбенә җәясе һәм шунда эчлекне агызасы. Камыры юкарак булган саен, сметанник тәмлерәк була. 200 градуслы мичтә 40 минут чамасы пешә.

 

Чыганак: https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев