Рогаликлар рецепты
Кирәк була:
- Бер стакан җылы балалар кефиры
- 1 йомырка
- Чеметеп кенә тоз
- 2 аш калагы шикәр комы
- 1 чәй калагыннан артык коры чүпрә
Эш барышы:
- Он салып камыр басарга, басып бетергэндэ учка көнбагыш мае салып тагы бер кат басып алырга.
- Камырны җылы урынга куеп кабартырга, эченә повидло салып рогаликлар ясарга.
- Духовкага тыкканда өстен тугыланган йомырка белән майларга. Пешеп чыккач өстен көнбагыш мае белән майлап алырга.
Тәмле булсын!
Рецепт һәм фото авторы Мәрьям Миннегулова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев