Саба ТВ

Саба районы

16+
Аш-су

Рассольник рецепты

Бу рецепт өчен 0,5 кг перловка, 3 кг кыяр, 1 кг кишер, 1 кг суган, 0,5 л томат пастасы, 250 грамм шикәр комы, 250 грамм үсемлек мае, 4 аш кашыгы тоз, 100 гр уксус кирәк.

Эш барышы:
1. Башта перловканы ярты сәгать чамасы пешереп алабыз, сөзәбез.
2. Кыярны, кишерне һәм суганны турыйбыз да 40 минут үзләрен генә пешерәбез.
3. Перловка, кыяр, кишер һәм суганга томат пастасы, тоз, шикәр комы, үсемлек мае салып янә 15 минут пешереп алабыз.
4. Пешеп чыкканда гына 100 грамм уксус салабыз.
5. Стериальләштерелгән банкаларга салып, юрган яки тастымал астында суынганчы тотабыз.

Тәмле булсын!

 

Чыганак : https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев