Саба ТВ

Саба районы

16+
Аш-су

Пәһләвә рецепты

Бик җайлы әзерләнә торган пәһләвә рецептын тәкъдим итәбез🍰

Камыр өчен кирәк булачак:

-200 гр.кибет каймагы(сметана)

-200 гр. эретелгән  май

-0,5 чәй калагы сода (уксус бн сүндерелгән)

-он

-2 йомырка сарысы ( өслекне майлар өчен)

-100 гр. эретелгән май (камыр өслеген майлар өчен)

Эчлек өчен:

-500 гр.чикләвек (блендерда ваклап)

-2 йомырка агы (күпертеп чикләвек өстенә салырга)

-400 гр. шикәр комы

Эчлекне барысын бергә болгатабыз.

Камырны артык каты итмичә басып,суыткычка куярга(1 сәгать тирәсенә)

Камырны 6 өлешкә бүләбез,бер өлеше зуррак була.Майланган табага,4 см. борт ясап камырны җәябез,эрегән майны сөртәбез,эчлекне ягабыз,өстенә икенче камырны юка итеп җәябез,май сылыйбыз,эчлекне салабыз.Шулай барлык катламнарны ясап бетергәч,өстен пирог кебек бөгәбез.Йомырка сарысына бераз су салып пәһләвәнең өстенә сылыйбыз.Төбенә кадәр кисеп бетермичә ромб рәвешендә кисеп чыгабыз. Һәр кисемгә чикләвек куябыз. Духовкага 45 минут тирәсенә пешерергә куябыз, пешеп җитәрәк алып 1:1 хисабына бал белән суны бутап, пәһләвә өстенә сибеп чыгабыз. Яңадан духовкага 10 минутка куеп алабыз. Пәһләвә әзер!

Рецепт: Гөлчәчәк Каримуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев