Реклама
Аш-су
Кишер яфрагы белән тозланган помидор
Бу ысул белән тозланган помидорлар иң беренче ашалып бетә.
3 литрлы банкага 2-3 тырнак сарымсак, 4-5 түгәрәк борыч, бер уч кишер яфрагы салып, помидорларны (помидорларны теш таякчыгы белән берничә җирдән тишеп чыгарга) тутырырга. Кайнар су коеп 15 минут тотарга.
- 3 литрлы банкага 1,5 л тозлык керә. Димәк, ике банкага 3 литр тозлык әзерлисе була.
Тозлык: 1 л суга 1 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы кушарга. Кайнап чыккач, 3 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе өстәргә.
Помидорның суын саркытып, тозлыкны коярга һәм каплап, банкаларны төреп куярга.
Тәмле булсын!
Фото: А.Каримуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев