Катламлап ясала торган салат рецепты
Сарымсаклы майонез бары тик беренче катта гына салына.Өстен һәркем үзе теләгәнчә бизи ала.
1 кат - угычтан үткәрелгән пешкән бәрәңге, өстенә әзрәк тоз сибәбез;
2 кат - сарымсаклы майонез;
3 кат - шакмаклап туралган ысланган тавык ите;
4 кат - майонез;
5 кат - вак итеп кенә туралган әз генә суган;
6 кат - кореяча кишер
7 кат - саламлап туралган кыяр
8 кат - майонез
9 кат - угычта уылган йомырка агы;
10 кат - майонез
11 кат - угычтан уылган сыр
12 кат - майонез
13 кат - угычтан уылган йомырка сарысы
Тәмле булсын!
Фото һәм рецепт авторы аш-су остасы Мәрьям Миннегулова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев