Кабактан өч төрле аш
Кабак — бик файдалы культура. Ул пектин һәм каротинга бай. Шулай ук минераль матдәләр, башлыча алганда, калий, кальций, фосфор күп.
Кабактан өч төрле аш
Кабак төшендә бик күп күләмдә файдалы майлар һәм үсемлек аксымы “яшеренгән”.
Һава температурасы 6-8 градус булып, дымлылык 60-70 процент булган шартларда, кабакны 4 айдан бер елга кадәр сакларга мөмкин. Киселгән очракта суыткычка куярга һәм атна дәвамында кулланып бетерергә киңәш ителә.
Кабак составында бакыр һәм тимер күп булганга, азканлылык һәм атеросклероздан интегүчеләргә булышачак.
Чи кабак тамырларны ныгыта, кан басымын нормага китерә, холестеринны киметә. Ә С витамины иммунитетны ныгыта, организмга вируслар белән көрәшергә булыша.
Моннан тыш кабак артык сыеклыкны чыгарырга ярдәм итә, эчне йомшарта. Шуңа да шешенүдән интегүчеләргә кабак пешереп ашарга киңәш ителә.
Ябыгырга телисезме? Кабак ашагыз! Ул метаболизмны тизләтә. Ә менә составындагы Е витамины организмда бара торган картаю процессларын киресенчә, акрынайта. Шуңа да аны "яшьлек" культурасы дип йөртәләр дә.
Кабакның согын сыгып эчсәгез, нерв системагыз нормада булыр. Өстәвенә бу сок тынычландыру сәләтенә дә ия.
Кабакта бета-каротин бик күп күләмдә. Ул шуңа әфлисун төсендә дә инде. Организмга эләккәч ул А витаминына әйләнә. Бу бик көчле антиоксидант. Ул организмны йөрәк-кан тамырлары, онкологик авырулардан саклый, тән тиресен яхшырта, күз күременә уңай йогынты ясый.
Кабак белән пешерелгән тавык ите
Ризыкны әзерләү өчен: 450 гр кабак, 250 гр тавык ите, 20 гр ак май, 2 тырнак сарымсак, 1 чәй кашыгы бал, 2 аш кашыгы лимон согы, тәменчә тоз һәм борыч, үсемлек мае кирәк була.
Кабакны чистартып, зур булмаган кисәкләргә шакмаклап турыйбыз.
Тавык итен юып, шулай ук зур булмаган кисәкләргә шакмаклап турарга.
Тавык ите белән кабакны тирәнрәк савытка салып, тоз һәм борыч сибәргә. Лимон согы, вак угычтан чыгарылган бер тырнак сарымсак, балны өстәргә.
Яхшылап бутап, 20 мин тотарга.
Табада үсемлек маен кыздырырга. Шуңа кабак һәм тавык итен салып, бутый-бутый кыздырырга.
Реклама
Ит ак төскә кергәч, катнашманы 180 градуска кадәр кыздырылган духовкада 20-30 мин пешерергә.
Кабак йомшарганнан соң алып, сарымсак белән буталган ак майны әзер ит өстенә салырга. (Тәмләткеч үләннәр дә кушарга мөмкин).
Май эрегәннән соң ризык тагын да хуш исле булачак!
Кабактан аш-пюре
Аш пешерү өчен: 1 кг чистартылган кабак, 200 гр суган, 150 гр кишер, 10-15 процентлы 300 мл сөт өсте, үсемлек мае, тәменчә тоз һәм борыч, петрушка кирәк була.
Сохари ясау өчен: 200 гр ак ипи, 2 тырнак сарымсак, 200 гр киптерелгән прованс үләннәре, үсемлек мае кирәк булачак.
Кабакны шакмаклап турыйбыз. Суганны әрчеп, ваклап турыйбыз, кишерне чистартып, уртача угычтан чыгарабыз.
Суган белән кишерне яхшылап майда кыздырабыз. Шуның өстенә кабак салабыз. Өстенә 600-650 мл су салып, савытның капкачын ябып, 20 минут чамасы пешерәбез.
Яшелчәләр йомшак булып пешкәч, шулпасын агызып алабыз. Кабакны блендер белән изәбез. Яхшылап изелсен өчен сут өстенең бер өлешен салырга була. Изгәннән соң тоз, борыч һәм сөт өстенең калганын салып бутыйбыз. Аш сыеграк булсын өчен яшелчәләр пешкән шулпаны салырга һәм утка куеп, ашны 60-70 градуска кадәр җылытып алырга.
Сохари ясау өчен табага май салып кыздырабыз. Шуңа ваклап салган сарымсакны салып, кыздырып алабыз. Шул майга ипинең шакмаклап туралган ак өлешен салырга, өстенә тәмләткеч үләннәрне сибеп, кыздырырга. Әзер сохарины ашны өстәлгә биргәндә аш өстенә сибәргә кирәк.
Кабаклы коймаклар
Кабак кушып пешерелгән коймаклар өчен: 200 гр чи кабак, 1 йомырка, 2 чәй кашыгы шикәр комы, чеметем тоз, 250 мл кефир, 0,5 чәй кашыгы аш содасы, 150 гр он, үсемлек мае кирәк булачак.
Кабакны вак угычтан чыгарабыз. Шуңа йомырка, тоз, шикәр комы салып бутыйбыз.
Өстенә кефир агызабыз, аш содасы өстибез. Тагын яхшылап бутыйбыз. Шуңа он кушабыз. Камыр куе каймак кебек булырга тиеш.
Әзер камырны табада (теләгән кеше табага май салып) кыздырабыз.
Шәһри Казан сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев