Кабактан мантый [рецепт]
Бу мантыйлар бик сусыл һәм тәмле була.
Эчлеккә: ит һәм кабак, суган,
Камырга: он, йомырка, аш кашыгы үсемлек мае, тоз һәм борыч.
Салкынча суга йомырка, тоз, үсемлек мае, он салып, камыр басарга. Камырны пакетка салып торабыз. Ит, суган һәм кабакны турыйбыз. Барысын бергә савытка салып, тәменчә тоз, борыч өстәп болгатабыз. Камырны җәеп, мантый ябыштырабыз.
45 минут чамасы парда пешерерәбез, майга манып ашыйбыз.
Мондый мантый тәме буенча гади мантыйдан калышмый, ләкин күпкә файдалырак!
Фото: http://oxusmoscow.ru
Чыганак: idel-tat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев