Кабачкидан аджика рецепты
Кирәк була:
- 3 кг кабачки
- ярты кг. татлы борыч
- ярты кг. кишер
- 6 баш сарымсак
- 1,5 кг. помидор
- 3 шт. әче борыч
- томат пастасы
- үсемлек мае
- тәменчә тоз
- 180 гр. шикәр комы
- 120 мл. уксус
Эш барышы:
- Кабачкины, татлы борычны, кишерне, сарымсакны, помидорны иттарткыч аша үткәрәбез. Пешерергә куябыз, кайнап чыккач, сүрән утта болгата-болгата 20 мин тотабыз.
- Тоз, шикәр комы, үсемлек мае һәм вак итеп туралган әче борычны өстибез, болгатабыз һәм тагын 10 минут дәвамында пешереп алабыз.
- Ахырдан уксус салабыз, болгатабыз һәм кайнап чыгу белән сүндерәбез, стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев