Җиңел ясала торган бик тәмле кетчуп рецепты
Сезгә кетчуп ясау буенча бик җайлы рецепт тәкъдим итәбез
3 кг помидорны, 1 кг татлы борычны иттарткыч аша үткәрәбез, 200 мл үсемлек мае, 200 гр шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 1 чәй калагы борыч, 1 шт әче борыч салып кайнатырга куябыз, кайнап чыккач 30 минут тирәсе пешерәбез.
Иттарткычтан чыгарылган 3 баш сарымсак, 1 чәй калагы 70% уксус эссенциясе салып тагын 2 минут кайнатабыз.
Стерильләштерелгән банкаларга салып каплап куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев