Голубцы рецепты.
Ингредиентлар:
- Ит фаршы-500 гр.
- Пешкән дөге - 100 гр.
- Аккочан кәбестә - 200 гр.
Соус өчен:
- Кетчуп - 2 аш. к
- Майонез -1 аш. к
- Кайнатылган су-300 мл.
- Он-камыр өчен
Әзерлек:
Кәбестәне бик вак итеп турыйсы түгел, кайнар су белән тутырырга һәм 5-10 минут басып торырга. Бу кәбестә йомшаграк булсынга һәм аның ачысын бетерү өчен эшләнә. Соңыннан су агызырга һәм кәбестәне сыгарга. Фарш, дөге, кәбестәне болгатырга һәм тозларга. Шарларны тәгәрәтеп онга батырырга. Көнбагыш маенда ике яктан кызганчыга кадәр кыздырырга. Соус салырга һәм 40-60 минут пешерергә. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев