ЭРЕМЧЕК-БАНАН МУССЫ
Ингредиентлар:
● Майсызландырылган эремчек-300 г
● Банан - 2 шт
● Какао - 1 ст. л
● Бизәү өчен чикләвекләр
ӘЗЕРЛЕК:
Шоколад катламы өчен: блендерда 1 ⁄ 2 өлеш эремчек, какао һәм банан күпертергә. Ак катлам өчен: блендерда 1 ⁄ 2 өлеш эремчек һәм банан күпертергә. Бу катлам куерак булырга тиеш. Креманкага кашык белән ак мусс катламын пөхтә итеп салабыз. Аннары-шоколадлы. Шоколад өстеннән - тагын ак, үзәккә. Чикләвек белән бизәргә була.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев