Челтәрле коймак рецепты
Бу коймак бик тәмле һәм матур килеп чыга.🥞
Кирәк булачак:
-
500 мл кефир;
-
1 стакан сөт;
-
2 йомырка;
-
стакан ярым он;
-
2 аш кашыгы шикәр комы;
-
ярты бал кашыгы тоз;
-
1 бал кашыгы чәй содасы;
-
2 аш кашыгы үсемлек мае;
-
коймакларны майлар өчен: сары май (топленое масло).
Эш тәртибе:
1. Кефир белән сөтне савытка салып җылытабыз. Кайнар булмасын, җылымса гына булсын. Аннары шунда ук йомырка, шикәр комы, тоз, чәй содасы өстәп, әйбәтләп туглыйбыз.
2. Иләнгән он кушып, төерләре калмаслык итеп әйбәтләп туглыйбыз. Камыр куе каймак кебек булырга тиеш. Аннары, камыр кабарсын өчен, аны бер ярты сәгатькә куеп торабыз.
3. Камыр күпереп өлгергәч, табада ике яклап кыздырабыз. Ул челтәрләнеп, алсу төскә керә.
4. Табадан алгач, һәрбер коймакны сары май белән майлыйбыз.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев