Саба ТВ

Саба районы

16+
Аш-су

Алма кайнатмасы рецепты

Мармелад кебек бу кайнатманы 1 кг алма, 500 мл су, 1 кг шикәр комы, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы, 10 гр ванильле шикәр комыннан ясыйлар. Әлеге пропорцияләрдән 1 литр чамасы кайнатма чыга.

Кәстрүлгә (калын төпле булса яхшы) су һәм шикәр комы салырга. Уртача утта кайнау кергәнче бутарга һәм сиропны 10 мин кайнатырга.
Алмаларның тышын һәм урта өлешен әрчергә. Угычтан чыгарып, сиропка салырга. Алманың  каралганын көтмәгез, уылган берсен сиропка сала барыгыз.

Барлык алманы да салып бетергәч, массаны яхшылап бутарга. Уртача утта, бутый-бутый 35-40 минут пешерергә. Кайнатма куерырга тиеш. Кайнатманың әзерлеген белү өчен аны тәлинкәгә салып карагыз. Әгәр дә сироп “җәелеп” китми икән, кайнатма әзер дигән сүз.
Ахырдан лимон кислотасы салып бутарга.

Аннан соң ванильле шикәр комы салып бутыйсы. Кайнатманы кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырырга. Банкаларны астын өскә каплап, җылы әйбер белән каплап куярга.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/bolgarcha-alma-kaynatmasy-retsepty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев