Төче камырдан суган пирогы рецепты
Бакчада көздән утыртылган суганның ямь-яшел кыяклары үсеп чыкты, димәк, суган пирогы пешерү өчен иң кулай вакыт.
Камыр өчен: 1 йомырка, 200 гр кефир-3.2%лы, 1/3 аш калагы сода, тоз, он. Кулга ябышмый торган, йомшак камыр басабыз.
Эчлек өчен: 8-10 пешкэн йомырка, яшел суган, тоз,100-150 г. эретелгән сыер мае.
Камырны табага җәябез, эчлекне салабыз, өстен күтәртеп бөгәбез. 200-220 градуста 35-45 минут чамасы пешерәбез.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев