Саба ТВ

Саба районы

16+
Белдерүләр

Татарстанда яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесенә дан» республика телевизион конкурсы башланды

19 августа 2020, 08:53

667

0

0

Акциянең төп бурычы – авылда яшьләр арасында эшче белгечлекләрен популярлаштыру.

Татарстанда яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан” дигән уникенче республика телевизион конкурсы башланды. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК. 

Акциянең төп бурычы – авылда яшьләр арасында  эшче белгечлекләрен  популярлаштыру. Конкурс барышында «Россия-1» һәм «Россия-24» телеканалларында 2020 елгы уракта яшь комбайнчылар эше турында сюжетлар сериясе чыгачак. Конкурсның финалын һәм нәтиҗәләрен ясау республиканың Уңыш бәйрәме алдыннан үткәрү күздә тотыла.

Яшь комбайнчыларның кырдагы эшен «Россия-1» һәм «Россия 24» телеканалларында автор буларак Дмитрий Второв алып бара торган  «Агробизнес» программасы чыгарылышларында карарга мөмкин булачак: http://trt-tv.ru/rossiya-24/agrobiznes/.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев