Саба ТВ

Саба районы

16+
Белдерүләр

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика конкурсын игълан итә

17 декабря 2021, 18:34

1808

0

0

Конкурс буенча сайлап алу критерийлары түбәндәгеләр була:

Конкурста  кимендә 2  буын фермерлар булган һәм бүгенге  көндә   гамәлдәге крестьян-фермер хуҗалыгы статусына ия булган  бер  гаилә әгъзалары  һәм аларның  туганнары  (кимендә 2 КФХ башлыгы)  катнаша  ала.  Династия  башлыгы  итеп  беренче  буын  КФХ башлыгы  таныла.    

 Конкурс буенча сайлап  алу  критерийлары  түбәндәгеләр була: 

- КФХ әгъзалары һәм даими  эшләүче  хезмәткәрләр  саны   (КФХның  һәр әгъзасы  һәм даими  хезмәткәр  өчен 1 балл);

- шәхси эшкуарларның  дәүләт реестрында  гаилә фермер династиясе      теркәлүнең   гомуми срогы    (һәр ел өчен  1 балл).

Шунысы  мөһим: КФХның  салымнар  буенча  бурычлары  булмаска тиеш.  

Гаризалар  һәм документлар  түбәндәге  адрес буенча  кабул  ителә:     420014, Татарстан Республикасы,   Казан шәһәре,    Федосеев урамы,  36 йорт, 3 кат, 309 кабинет.

Документлар  һәм гаризалар 2021 елның 16 декабреннән 2022 елның  20 гыйнварына кабул  ителә. Кабул  итү  эш көннәрендә    9.00 сәгатьтән  16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Премия бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында /agro.tatarstan.ru/, «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә, алга  таба  «Гаилә фермер  династиясе» бүлекчәсендә  урнаштырыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев