Саба ТВ

Саба районы

16+
Белдерүләр

Сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе Президенты Кубогының VI ярышлары финалы (12+)

19 сентября 2019, 08:36

1081

0

0

21 сентябрь көнне Байлар Сабасы ш. т. п. «САБА-АРЕНА» спорткомплексында Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе Президенты Кубогының VI ярышлары узачак.

21 сентябрь көнне Байлар Сабасы ш. т. п. «САБА-АРЕНА» спорткомплексында Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе Президенты Кубогының VI ярышлары узачак.

 ТР Волейбол федерациясе президенты Кубогына ярышлар берничә этапта үткәрелә. Беренче этапта предприятие эчендәге ярышлар нигезендә командалар формалаша. Аннары республиканың ике сәнәгать үзәге буенча зона ярышлары үткәрелә. (Яшел Үзәндәге Идел буе Сәнәгать үзәге һәм Алабугада Кама аръягы сәнәгать үзәге.)

Авыл командалары арасында зона ярышлары (Үзәк авыл хуҗалыгы үзәге Алексеевск, Мамадышта Кама аръягы авыл хуҗалыгы үзәге) уздырылды.

 Аннан соң 4 иң яхшы команда, һәр зонадан икешәр команда финалда очраша. Җиңүче команда ТР Волейбол Федерациясе Президентының Күчмә Кубогы белән бүләкләнә. Җиңүче һәм призер командалар уенчылары дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Призер командаларга волейбол инвентаре алу өчен зур суммаларга сертификатлар тапшырыла. Бүләкләү сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары өчен аерым уздырыла.

 Беренче өч ярыш Кубогының финал уеннары Казанда «Санкт-Петербург»Волейбол үзәгендә узды.

 Республикада волейболны популярлаштыру өчен, ТР Волейбол федерациясе президенты Мөхәммәтшин Ф.Х. инициативасы белән, Кубокның V финал уеннары Арчада «АРЧА» спорткомплексында үткәрелде.

Авыл районнарында волейболны популярлаштыру өчен Кубокның VI финал уеннарын Саба муниципаль районының спорткомплексында үткәрү турында карар кабул ителде. Алар 2019 елның 21 сентябрендә Байлар Сабасында «САБА-АРЕНА»  спорткомплексында узачак.

«САБА-АРЕНА» спорт комплексының бер залда озынлыкка саклагыч челтәр белән әйләндереп алынган, ике волейбол мәйданчыгы, 300әр урынлык ике трибунасы, электрон табло бар. Спорт комплексы эчендә тренажер залы, кайнар аш белән кафе, душ һәм кайнар су белән чишенү-киенү бүлмәләре, судьялар һәм кунаклар өчен бүлмәләр урнашкан. Комплекс алдында автотранспорт урнаштыру өчен зур стоянка бар.

Волейбол буенча финал ярышлары

"Татарстан Республикасы Волейбол федерациясенең VI Кубогы

сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында» 21 сентябрь 2019 ел Байлар Сабасы ш.т. б.

ТР сәнәгать предприятиеләре

АО «ТАТЭНЕРГО»
ПАО " Татнефть"
ООО «Газпром трансгаз Казань»
АО «Татхимфармпрепараты»

Муниципаль районнар

Саба районы
Сарман районы
Буа районы
Алексеевск районы

Волейбол сөючеләрне «САБА-АРЕНА» спорт комплексына (Байлар Сабасы ш.т. б., М. Җәлил ур., 3 йорт), 2019 елның 21 сентябрендә чакырабыз. Ярышлар 11.15 сәгатьтә башлана, ачылышы 11.30 сәгатьтә. Кызыклы матчлар, мавыктыргыч көрәш, тупны техник яктан белү, төгәл бәрүләрнең шаһиты буласың килсә сине әлеге чарада көтеп калабыз.

 

 

 

http://saby.tatarstan.ru/

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев