Саба ТВ

Саба районы

16+
Белдерүләр

Саба Җәмигъ мәчетенә иртәнге намазга мөселман ир-егетләр 3 сәг 15 минутта тә җыела

30 июля 2020, 09:31

942

0

0

Вәгазьләр тыңлаганнан соң, 4 сәг 15 минутта Гает намазы башлана.


Корбан гаетен чараларын оештырганда һәм корбанлык итләрен өләшкәндә COVID-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да үтәү таләп ителә: мәчетләргә бары битлек, перчатка, шәхси намазлык белән генә керү мөмкин, намаз 1,5 метр аралыкны саклап укыла. Гает кояш чыгып көянтә буе күтәрелгәч башлана һәм өч көн буе дәвам итә.
Гает намазыннан соң мөселманнар  Аллаһ ризалыгы өчен Корбан чала, каберләрне зиярәт кыла, туганнарның хәлен белә. Корбан ите өч өлешкә бүленә. Бер өлеше – үз гаиләңә,  бер өлеше туганнарга, күршеләргә, бер өлеше мохтаҗларга өләшенә.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев