Саба ТВ

Саба районы

16+
Белдерүләр

Күңелләрне нечкәртүче, якты, матур бәйрәм-әниләр көне якынлаша. Ул быел-26 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк.

03 ноября 2023, 15:14

155

0

0

“Дулкын” радиосы быел үзенең тыңлаучылары арасында “Йөрәк җылым сиңа, әнием” дигән шигъри бәйге игълан итә.

Әниләргә булган ихлас теләкләрне, җылы хисләрне, күңелдәге уйлануларны шигъри юлларга салып безгә җибәрергә чакырабыз. Шигырьләрне сез хат итеп тә, аудио форматта да юллый аласыз.

Хатлар язу өчен адресыбыз:
422060, Байлар Сабасы, З.Йосыпов урамы, 26 йорт, “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе.

Аудио форматтагы шигырьләрне 8 917 907 68 01 ватсап номерына тавыш белән яздырып җибәрә аласыз. Һәр очракта да үзегез турында мәгълүматларны күрсәтү сорала.

Сездән язмаларны 25 ноябрьгә кадәр кабул итәбез. Ә бәйрәм көнендә, ягъни 26 ноябрьдә, сез үзегезнең иҗат җимешегезне “Дулкын” радиосы аша ишетә алырсыз.

Бәйрәмнең якты хәтирәсе әниләребез күңелендә уелып калсын!

Фото: ©«Татар-информ»

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев