Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 18.09.2020г. - анонс (12+)

18 сентября 2020, 14:05

1113

0

0

18 нче сентябрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 18 нче сентябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

 

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) Сабада кабак туе. "Саба дулкыннары" телевидениесе 17 нче тапкыр “Кабак” бәйрәмен уздырды.

2) Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Республикасы Президентын сайлау нәтиҗәләрен раслады. Анда Рөстәм Миңнеханов җиңде. Республиканың хәзерге җитәкчесе өчен 1 млн 900 мен сайлаучы тавыш бирде, бу 83,27 процент тавыш тәшкил итә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның вазифасына керешү тантанасы бүген 18 сентябрьдә булды. 13 нче сентябрь бердәм сайлау көнендә безнең иҗат төркеме бер-ничә сайлау участогында эшләде. Чираттагы материал шул хакта.

3) Сабаның Ямьле Саба Яр буе райондашларыбызның яраткан урынына әйләнде. Төрле бәйрәмнәр дә биредә гөрләп уза. Балалар белән  квест уеннар үткәрү өчен дә  монда менә дигән мөмкинлекләр бар.

4) Сентябрьнең өченче якшәмбесе - Урманчылар көне. Быел ул -20 сентябрьгә туры килә.  Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы белешмәләре буенча, республикабыз урманнарының гомуми мәйданы – 1 млн. 271 мең гектар. Бу барлык мәйданнарның 17,5 процентын тәшкил итә.  

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев