Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 5.11.2021г. - анонс (12+)

03 ноября 2021, 15:10

901

0

0

5 нче ноябрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

5 нче ноябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) Бөтенроссия халык санын алу ахырына якынлаша. Аның тагын 9 көне калып килә. Бу көннәрдә сан алучылар үз участокларында өйләргә йөреп соңгы кешеләрен саныйлар. Безнең иҗат төркеме бу атнада әлеге мөҺим илкүләм вакыйганың Тимершык авыл җирлегендә ничек үтүен күзәтте. 

2) Узган атнада Татмедиа акционерлык җәмгыяте Кукмара районында журналистлар, СММ-белгечләр өчен ике көнлек укулар оештырды. Укуда социаль челтәрләр белән эшләү үзенчәлекләренә басым ясалды. Шулай ук Кукмара мәгълүмат үзәген ачуда да катнаштык.

3) 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу көн безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Шул уңайдан районыбызда эшләп килүче халыклар бердәмлеге Ассоциациясе вәкилләренең бәйрәм котлавын җиткерәбез.

5) Бу атнада хакимият йортының утырышлар залында Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды.

6) Бөтенроссия  халык санын алуда агымдагы  атнага мәгълүматлар  буенча ил халкының 63 проценты катнашкан инде. Бу якынча 90 млн кеше дигән сүз. Шулардан 20млн кеше халык санын алу чарасын дәүләт хезмәтләре порталында узган. Илкүләм сан алудан берәү дә читтә калырга тиеш түгел. Хөкүмәт җитәкчелеге мөрәҗәгатен җиткерәбез.

7) 4 ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Россиянең һәр субъектында этнографик диктант акциясе үтә. Ул 3 ноябрьдә башланып, 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның беренче көнендә безнең иҗат төркеме район үзәк китапханәсендә эшләде.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев