Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 31.07.2020г. - анонс (12+)

30 июля 2020, 11:33

1111

0

0

31 нче июль кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Иртәгә, 31 нче июль, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

 

1) Районыбызда «Наш двор» - «Безнең ишегалды» республика программасы старт алды. Быел районда  5 ишегалдын тәртипкә китерү планлаштырыла.

2) 29 нчы июль көнне Саба аграр көллиятендә “Автоледи 2020” бәйгесе уздырылды.

3) Районда урып-җыю кампаниясе башланды.

4) Шушы көннәрдә Сабада авыл туризмын үстерү хакында эшлекле сөйләшү булып үтте.

5) Сабада чүп үләннәрен чабу эшләре башкарыла.    

6) Рус язучысы Валентин Катаевның “Полк улы” повестендагы Ваня Солнцев шикелле малай безнең төбәктә дә булган дисәк,бәлки сез ышанмассыз.Төп чыгышы белән Урта Саба авылыннан булган Риталий Мәрданов ул.  Сабаның сәләтле балалар мәктәбендә Хәрби-Диңгез флоты музее ачылуга зур булышлык күрсәткән ветеран белән Диләрә Җаббарова аралашып кайтты.

7) 25 -26 нчы июль көннәрендә “Аргамак” картодромында Урал һәм Идел буе Федераль округлары кубогына картинг ярышлары уздырылды.
   

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев