Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 30.10.2020г. - анонс (12+)

30 октября 2020, 08:51

932

0

0

30 нче октябрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 30 нчы октябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

 

1) Кичә район хакимиятенең утырышлар залында чираттагы сессия булып узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе сайланды.

3) Иләбәр ата-аналарының күптәнге хыялы тормышка ашты. Авылда барлык таләпләргә туры килә торган балалар бакчасы ачылды.

3) Соңгы елларда Сабинка елгасы, аның яр буйлары танымаслык булып үзгәрде. Ямьле Саба яр буенда зур спорт ярышлары, бәйрәм чаралары үткәрелә. Биредә уңайлы һәм матур. Алдагы җәйдә исә пляжда кояшта кызынырга һәм су коенырга мөмкин булачак. Бүген моңа ышанырга кыен булса да, бу шулай булачак ди Саба мелиораторлары.

4) Ел саен 1 ноябрьдә суд приставлары көне билгеләп үтелә. Суд приставлары федераль хезмәте суд карарын мәҗбүри үтәүне гамәлгә ашыручы бердәнбер дәүләт башкарма власть органы. Алар суд, башка органнар һәм урындагы затлар актларының дөрес һәм вакытында үтәлешен, шулай ук Россия Федерациясе законында каралган очракларда гражданнар һәм оешмаларның бозылган хокукларын, ирекләрен һәм мәнфәгатьләрен яклау максатларында башка документларның үтәлешен тәэмин итүдә зур роль уйныйлар. Бәйрәмнәре якынлашкан көннәрдә безнең иҗат төркеме алар белән аралашып, эшләренең нечкәлекләре белән танышып кайтты.

5) 25 нче октябрь көнне Байлар Сабасының спорткомплексында ТАССРнын 100, Саба районынын 90 еллыгы унаенан чираттагы көрәш бәйгесе уздырылды. Келәмдә бил алышырга Кукмара, Арча,Саба, Мамадыш районының иң көчле спортчылары килгән иде.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев