Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 30.04.2021г. - анонс (12+)

30 апреля 2021, 10:36

1483

0

0

30 нчы апрель кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 30 нчы апрель, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) Татар милләтенең сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Казанда һәм илебезнең башка шәһәрләрендә, чит илләрдә шагыйрьнең иҗатына багышланган чаралар уздырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре нәниләрне театральләштерелгән тамаша белән сөендерде. Күңелле чараны безнең иҗат төркеме дә тамаша кылды.

2) Г.Тукайнын туган көненә багышланган күптөрле бәйрәм чараларының берсе Дулкын радиосында да оештырылды. Китапханәчеләр Тукай иҗаты турында, районыбыз мәктәпләрендә белем алучы егет-кызлар шагыйрьнең шигырьләрен туры эфирда халыкка сөйләде.

3) Габдулла Тукайның туган көне һәр татар кешесе өчен газиз, кадерле. Бу көнне үткәрелгән куп төрле чаралар да шул турыда сөйли. Районыбыз яшьләре исә Саба гимназиясендә диктант язды.

4) Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш толларына 9 Май - Җиңү көне алдыннан зур хөрмәт күрсәтелә. Шушы көннәрдә  районыбызда яшәүче ветераннарга Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Котлаулары килеп иреште.  Тәбрикләүләрне шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары һәр ветеранның өенә барып үзләре тапшыралар, дәүләт, район җитәкчелеге исеменнән җылы теләкләрен җиткерәләр.

5) Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Ленинград блокадасында булучыларга да республика җитәкчелеге махсус пакет күчтәнәчләр әзерләде. Безнең районыбызда аларны 5 кеше кабул итеп алды.

6) Яз тулы көчендә, тулы күәтендә. Бар җирдә тәртип чисталык.Өмәләрдән соң һәр тараф ялт итеп калды.Торган, йоргән җирләребез генә түгел, зиратлар да чиста, каралган булырга тиеш.Узган ялларда һәр җирлектә дә мәңгелек йортларда өмәләр узды. Безнең алдагы хәбәребез  Саба зиратларында булган омәләрдән әзерләнде.                     

7) Бу көннәрдә “Минем шәҗәрәм” район конкурсына нәтиҗә ясалды. Быел конкурста катнашучылар саны алдагы елларга караганда шактый артык иде. Башкарылган эшләрне мәртәбәле жюри карап, үз бәясен бирде.

8) 50 ел гомернең 30ы балалар тәрбияләүгә багышланган. Югары Симет авылында яшәүче Гөлнәзирә Нигъмәтова бүгенге көндә иң бәхетле тәрбиячеләрнең берсе. Авылда аны яраталар һәм хөрмәт итәләр. Аның 50 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган портрет кичәне без дә тамашаша кылдык.

9) Бар шундый һөнәр – бу эштә минутлар түгел, ә секундлар хәл итә. Сүзебез янгын сүндерүчеләр турында. Алар иң  авыр һәм җаваплы профессияне сайлап алучылар. Үз гомерләрен куркыныч астына куеп. Ут астына керә, кешеләрне коткара, мал-мөлкәтләрен саклап калу өчен көрәшә. Бүген 30нчы апрельдә янгын сүндерүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр.

10) 23-24 аперель көннәрендә Лесхоз бистәсенең “Нарат” боз сараенда тимераякта фигуралы шуу федерациясе кубогы һәм тимераякта фигуралы шуу буенча ТРсы кубогының финал ярышлары булып узды. Ярышларда Татарстанның төрле районнарыннан тимераякта яшь фигуралы шуучылар катнашты.

11) 27 апрель көнне “Питрәч-Арена” да Бердәм Хоккей Лигасы финалында “Питрәч” һәм “Тимерхан” командалары очрашты.
Беренче матчта “Тимерхан” үз бозында “Питрәч”не 6:2 исәбе белән откан иде. 27 апрельдә уен “Тимерхан” файдасына 6:5 исәбе белән тәмамланды. Районыбызның "Тимерхан" хоккей командасын зур җиңүләре белән котлыйбыз.

 

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев