Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 29.04.2022г. - анонс (12+)

29 апреля 2022, 11:15

795

0

0

29 нче апрель кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 29 нче апрель, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) Саба муниципаль район Советы депутатларының чираттагы утырышы булып узды.

2) Террорчылыкка юл булмасын. Бу хакта Саба муниципаль районы башкарма комитетының утырышлар залына җыелып сөйләштеләр.

3) 26 апрель көнне Байлар Сабасының Объездная 2а адресы буенча урнашкан “Таиф-НК” компаниясенә караган ягулык салу станциясендә террорчылыкка каршы өйрәнүләр үтте.

4) Россия мәгариф министры Сергей Кравцов 2022 елның 25 апрелен РФ дәүләт флагын Бердәм күтәрү көне дип игълан итте. Шул уңайдан бу дүшәмбедә Татарстан мәктәпләрендә иртәнге линейкалар тантаналы шартларда узды. Акциягә Саба районы да бердәм килеп кушылды. Саба Гимназиясеннән хәбәрчеләребез материалы.

5) Язның бер көне бөтен елны туйдыра. Районыбыз  аграрийлары язгы кыр эшләренең иң мөһим агротехник чараларының берсе – көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр. Юлбат басуына минераль ашламалар кертү процессын безнең иҗат төркеме дә күзәтте.

6) Чисталык икеайлыгы ТРсы Дәүләт ветеринария идарәсендә дә үтә. 1 апрельдән - 31 майга кадәр җаваплы инспекторлар биотермик чокыр, үләт базларының санитар таләпләргә җавап бирүен тикшерә.

7) Бистәбез көннән-көн матурая бара. Бу көннәрдә Байлар Сабасы урамнарына өр-яңа чүп контейнерлары урнаштырылды. Язгы өмәләр башлану алдыннан аларны кую бигрәк тә урынлы. Шул уңайдан безнең иҗат төркеме күптармаклы җитештерү предприятиесе җитәкчесе белән аралашты. 

8) Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агачларда хуш исле бөреләр уяна башлаган чакта, 26 апрельдә татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Иң зур бәйрәм чаралары башкалабыз Казанда үткәрелсә, район, авылларда да Тукай иҗаты олысын кечесен үз янына туплый. Саба балалар китапханәсеннән  дэ ул көнне балалар өзелеп тормады. 

9) 26 апрель – Халыкара радиация һәлакәтләре, бәла – казалары корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Районыбыздан Чернобель атом электр станциясе һәм Маяк җитештерү берләшмәсе  аварияләре нәтиҗәләрен бетерүдә барлыгы 19 сабалы  катнашкан. Шуларның 10сы бүгенге көндә исән сау. Олы Шыңар авылыннан Әдһәм абый Ахунҗанов ике  маякчының берсе. Вакыйга шахите бүген дә ул еллар хатирәләре белән яши. 

10) 30 апрель – батырлык, кыюлык һәм түземлелек кебек сыйфатлары белән аерылып торучыларның – янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре. “Янгын сүндерүченең һәркайсы герой, алар гомере буе сугышта, һәр минут саен  алар үз гомерләрен куркыныч астына куялар”, - дип язган рус язучысы В. Гиляровский да. Авыл җирлекләрендәге ирекле янгын сүндерү дружиналары исә элек-электән янгын сүндерүчеләрнең беренче ярдәмчесе булган.

11) Республика күләмендә матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәме булып “Татар кызы” бәйгесе санала. Исегезегә төшереп үтик, узган елгы бу конкурста райондашыбыз Айгөл Котдусова җиңү яулаган иде. Быел яңадан әлеге бәйгенең сайлап алу турлары башланды. Бу атнада Саба зонасында 7 район гүзәле үзара көч сынашты. 

12) Бүген 29 апрель — Халыкара бию көне. Аны 1982 елдан ЮНЕСКОның Халыкара бию советы тәкъдиме белән билгеләп үтә башлыйлар. Барлык бию юнәлешләрен берләштерү — бәйрәмнең төп идеясы. Берләшү аша сәяси, этник, мәдәни чикләрне җиңү һәм кешеләрнең барысын да бер телдә — бию телендә сөйләштерү. Без үзебезнең биючеләр белән горурланып яшибез. Төрле конкурсларда җиңеп алар район данын күтәрүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Алдагы сюжетыбыз биюче, хореограф Альмира Дәүләтшина хакында.

  

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев