Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 29.01.2021г. - анонс (12+)

29 января 2021, 14:24

1207

0

0

29 нчы январь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 29 нчы январь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).


1) Cаба район үзәк хастаханәсендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» вакцинасын ясату дәвам итә. Бүгенге көндә теләк белдереп Саба урман хуҗалыгы, Шәмәрдән газ үткәргечләр линиясе, Сабагаз идарәсе , салым инспекциясе һәм башка хезмәт коллективлары, өлкән яшьтәге райондашларыбыз прививка ясатты.

2) Кичә Саба аграр көллиятендә “Җитештерү сәнәгатендә робот техникасы” компетенциясе буенча тантаналы төстә  “Инносаб” регионара чемпионаты ачылды.
 
3) 25 нче гыйнварда ел саен Россия студентлары көне билгеләп үтелә. Трөрле һөнәр бирү , белем йортларында укучылар бүген илебезнең киләчәге булып тора. Аларның акыллы, белемле булуыннан иртәгәсе көннең язмышы хәл ителә. Студентлар көнендә Саба аграр көллиятенә Арча педагогия көллиятендә белем алучы студентлар килүе күңелле вакыйга булды.

4) Саба районы балалар иьат ъзщге тарафыннан игълан ителгән Ш.Биктимеров исемендәге театр сәнгате конкурсы сәхнәгә гашыйк балаларны Саба районына җыйды. Республиканың төрле районнарыннан килгән 9 балалар театр коллеrтивы үз осталыкларын күрсәтте.

5) Бу атнада Саба - Арена спорткомплексында оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өстәл теннисы буенча район чемпионатында көч сынашты һәм җиңүчеләр, көчле уенчылар ачыкланды.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев