Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 27.11.2020г. - анонс (12+)

27 ноября 2020, 14:34

1307

0

1

27 нче ноябрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 27 нче ноябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Чыгарылышыбызны авыл - хуҗалыгы һәм аның игенчелек темасына багышлыйбыз. Бу көннәрдә районда ел әйләнә хуҗалык кырларында эшләгән механизаторларны, иген  иккән комбайнчыларны, икмәк ташыган шоферларны тәбрикләү чаралары бара. Алдынгыларга премияләр тапшырыла. Безнең бүген сезгә җиткерәсе хәбәрләребездә шушы уңганнарның эшчәнлеге яктыртыла.

1) Ни чәчсән шуны урырсың ,- ди халык мәкале. Уңдырышлы туфракка иңдерелгән орлыклар тиешле шытым биргәндә генә яхшы уңышка өмет бар. Басу кырларда чәчү эшләре май аенда гөрләде. Без сезгә хәзер ул вакытта Мәртен кырларыннан әзерләнгән сюжетыбызны күрсәтәбез.


2) Авыл хуҗалыгында чәчү эшләре тәмамлану белән игенче механизаторлар терлек азыгы хәзерләүгә керешә. Бу эштә явым төшем булмаганда вакытында җыеп алу ашыктыра. Июнь аенда “Игенче” җәмгыятенең басу – кырларында йореп эфирга сюжет эшләгән идек. Алар бу сызыкта үзләренең алдынгы икәнлекләрен ел ахыры хисапларында күрсәттеләр. Игенчеләр икмәк уңышын гектарыннан 41 центнердан артык җыеп алдылар.

3) Агымдагы 2020нче елда районыбыз кырларыннан 898мең 204 центнер уңыш җыеп алынды.Гомуми нәтиҗәдән соң  гектар чыгышы 36, 6 центнерны тәшкил итә. Уракта районның һәр хуҗалыгы көнне-төнгә ялгап эшләде. Тырышлык саннарда ачык чагыла.Мәсәлән “Мөхәммәтшин” крестьян фермер -хуҗалыгында икмәк чыгышы гектарыннан 50, 5 центнерны тәшкил итә. Бу район буенча иң зур күрсәткеч. Безнең иҗат төркеме август аенда Зөфәр Зиннәт улының басу кырларыннан урак эшен яктыртып хәбәр әзерләгән иде. Хәзер шуны хәтерләрдә яңартабыз.

4) Авыл хуҗалыгында алдынгы технологияләр дигәндә иң элек күз алдына күәтле техникалар килә. Саба районы басу – кырларында аларның ниндиләре генә эшләми. Бу заманча техникаларны үз җирлегебездә булдыру, җир эшендә сынауга килгәндә җитәкчелек зур әһәмият бирә. Дәүләтнең, авыл хуҗалыгы министрлыгының  төрле программаларында катнашып техника паркы даими яңартылып тора. Без сезгә Саба районы җирләрендә игенче механизаторларыбыз иярләүче иң яңа тимер атларны күрсәтербез.

5) Бу көннәрдә районыбыз авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтендә булучылар, зур уңышларга ирешүчеләрне  тәбрикләү тантаналары бара. Шуларның чираттагысы 24нче ноябрьдә район мәдәният йортында узды. Бу көнне ҖЧ "Саба җәмгыятенең" Сабада урнашкан бүлегендә эшләүче игенче-механизаторлар хөрмәтләнде.
 

6) Икенче икмәк – бәрәңге районыбыз хуҗалыкларында җәмгысе 200 гектарда игелә. Быел алардан 45 мең 8 центнер уңыш җыеп алганбыз. Бер гектарга бәрәңге чыгышы  225 центнерны тәшкил иткән. Май аенда Юлбатлылар белән бәрәңге утырту барышын яктырткан сюжетбызны бергәләп карыйбыз.

7) Пандемия вәзгыятендә быел халкыбыз сабантуйсыз калды. Асыл бәйрәмебезнең иң күркәм кунаклары – кыр батырлары анда мәйдан түрендә хөрмәтләнә иде бит. Аның каравы июль аенда язгы чәчүдә катнашкан игенче механизаторларыбызның үзләрен генә җыеп бүләкләү тантанасы оештырылды. Анда 28 кыр батыры тәбрикләнде. Ил табынына икмәк китерү өчен армый талмый эшләүчеләрне хәзер тагын бер кат күреп алкышлыйк әле.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев