Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 27.08.2020г. - анонс (12+)

28 августа 2020, 12:58

1182

0

0

27 нче август кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 28 нче август, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

 

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) Районыбызда урып-җыю мәйданнары кими. Игенчеләребез иртә таңнан кара төнгә кадәр ел уңышын җыйный.

2) Юлчыларның да эшләре кызу – район  үзәге күләмендә юлларны тәртипкә кертәләр.

3)Райондашларыбыз Суслонгер хәрби лагеренда газап чиккән якташларыбызны быел да зиярәт кылды.

4) 2020нче елның урак эшләре районыбызда бүгенге көнгә  78%  мәйданда тәмамланган. Хуҗалыклар арпа, бодай культураларын суктыра. Уртача уңыш чыгышы 1 гектарга  36 ц. тәшкил итә. Шул ук вакытта  урып-җыю эшләрен инде төгәлләү алдында булган хуҗалыклар да бар.  “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы шундыйлардан. Шушы көннәрдә безнең иҗат төркеме аларда барган эшләр белән танышып кайтты.

5) Һәр җирлекнең фәрештәгә тиң кешеләре була. Олы һәм Кече Шыңар авылларында яшәүчеләргә иң беренче медицина ярдәме күрсәтүче  фельдшер Рузилә Әкъбәр кызы Мөхәммәтова нәкъ шундыйларның берсе. Шушы көннәрдә  ул 55 яшьлек юбилеен каршы алды.

6) Узган атнада район хакимиятенең актлар залында район советының чираттагы утырышы булды.
    
7) Бу атнада Татарстан Республикасының Саба муниципаль районы Мәскәү шәhәре белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев