Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 27.05.2022г. - анонс (12+)

27 мая 2022, 11:33

903

0

0

27 нче май кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 27 нче май, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:  

1. Соңгы кыңгырау соңгы дәрескә дәшә. Районыбыз мәктәпләрендә 24нче майда сонгы кыңгырау чыңнары ягырады. Быел урта гомумбелем бирү учрежденияләрен 144  егет һәм кыз тәмамлый. Икенче туган йортларына әйләнгән мәктәпләре һәм яраткан укытучылары белән саубуллашкан Саба гимназиясе укучылары белән безнең иҗат төркеме дә аралашып, аларның бәйрәме шаһитләре булып кайттылар.

2. Бу көннәрдә Саба җире өчен шатлыклы вакыйга булды: район тарихында беренче тапкыр сыерлардан тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт савып алынды. Рекордлы күрсәткечкә май аеның беренче яртысында ирешелде. Бер сыерга исәпләгәндә уртача 28 килограммнан артык туры килә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба хезмәтчәннәренә рәхмәтен белдерде. Котлау сүзләрен Татарстан җитәкчесе Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм район хезмәтчәннәре исеменә телеграмма итеп юллаган иде. Билгеләнгән үрләрне  яулауда Хөкүмәтебезнең  ярдәме дә зур булуын әйтергә кирәк.  Оешмада мал санын арттыру, терлек азыгы сатып  алу, механикалаштыру, техник җиһазланыш, төзелешләр буенча да барлык программаларга кереп, нигезләнеп эшли  алды. Районның  башка  хуҗалыклары  терлекчеләре, белгечләр-җитәкчеләре дә технологияләрне, хезмәткә  карашны тагын да яхшыртып, шушы  максаттан  чыгып  эшлиләр. Алдынгылар исемлегендә Шекше, Эзмә, Корсабаш авыл җирлекләрен берләштергән “Игенче” җәмгыяте 6 ел эчендә зур үсеш кичерде. Бүген биредә республиканың бер генә сөтчелек комплексында булмаган параллель рәвештә эшләүче саву залы бар.

3. Һәр зур эш хыялдан башлана. Район мәктәпләренең техник иҗат фестиваленә иң хыялый, үз эшенең фанатлары булган укытучылар һәм һәр башлангычны күтәреп алырга әзер укучылар җыелган иде. Балалар иҗат үзәге каршындагы мәйданда төрле техник юнәлештәге иҗат берләшмәләре үз эшләре белән таныштырдылар.

4. Кичә, 26 нчы май көнне Балалар иҗат үзәгендә Казан федераль университетының социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире, галим, ТРсының атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин исемендәге “Серле каләм” иҗади бәйгесенең бүләкләү тантанасы булып узды.

5. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр район халкы өчен яңа эш урыннары булдыралар. Хезмәт күрсәтү төрләре арта, бюджет тулылана. 2007 нче елдан бирле 26 нчы май көнне Россиядә эшмәкәрләр көне билгеләнә. Шул уңайдан безнең иҗат төркеме шәхси эшмәкәр Айдар Мавлетовның җиһаз җитештерү цехында булып кайтты.

6. Бүген 27 май Рәсәйдә  китапханәчеләр көне билгеләп үтелә . Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Заманында китап уку буенча илебезнең беренче урында торган чаклары да булган. Китапханә ишеген ачып керүгә, сине, елмаеп, китапханәче каршы ала икән, ничек инде анда кабат тартылмыйсың. Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе белән бүген телевизор караучыларны таныштырып үтәргә телибез.


 

 

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев