Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 27.03.2020г. - анонс (12+)

27 марта 2020, 09:51

927

0

0

27 март кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең бүгенге чыгарылышта:

Бүген, 27 март, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

 

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) Короновирустан саклану өчен гигиенаның гади генә кагыйдәләрен үтәү дә ярдәм итә. Шуның өчен һәр җирдә, шул исәптән безнең районда да дезинфекция чаралары көчәйтелде.

2) Билгеле булганча, КФУ 19 марттан республиканың башка югары уку йортлары белән беррәттән читтән торып укыту режимына күчте. Ректор Илшат Гафуров сүзләренә караганда, дистанцион укуда бүген 44 мең студент исәпләнә. Шуның берсе белән безнең иҗат төркеме дә танышып кайтты.

3) Короновируска бәйле рәвештә ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе мөһимнәрдән санала. 65 яшьтән узган кешеләргә вирус йоктыру куркынычы зур. Өлкәннәребез пандемия вакытында мөмкин кадәр өйдә торуга өстенлек бирсен иде. Мәктәп укучыларының исә, язгы каникулы. Күбесе аны файдалы итеп уздыра. Бу көннәрдә Шәмәрдән волонтерлары Сәлия Хәмидҗановада булып кайтты.

4) Сабада ярминкә һәм Нәүрүз бәйрәмнәре үтте.

5) Язгы каникуллар чорында ягъни 19нчы марттан 31енә кадәр республикада  территориясендә Дәүләт автомобиль инспекциясе балалар юл-транспорты имгәнүләрен кисәтү буенча «Бала – төп пассажир!» дип аталган чаралар комплексы уздыра.Бу чорда юл-патруль хезмәте руль артында утыручыларның балаларга булган игътибарын тикшерүгә зур әһәмият бирәчәкләр. Шушы акция кысаларында безнең СабаТВсе иҗат төркеме ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдка чыкты.

6) 2020 нче елда “Минем шәҗәрәм” генеалогик тикшеренүләр республика конкурсының муниципаль этабы тәмам. Нәсел шәҗәрәсе традицияләрен торгызу, гаилә кыйммәтләрен саклауга ярдәм итү - болар конкурсның төп максаты иде. Ә нәтиҗәләр нинди?

7) Узган атнада су асты көймәсендә хезмәт итүче диңгезчеләр көне уңаеннан милли көрәш ярышлары уздырылды. Бәйге Байлар Сабасы спорт комплексында 2004 елгы һәм аннан да кече яшьтәге яшьүсмерләр арасында үтте.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев