Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 25.06.2021г. - анонс (12+)

25 июня 2021, 13:30

996

0

0

25 нче июнь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 25 нче июнь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) Бүген район мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен Саба аграр көллияте актлар залында районкүләм чыгарылыш кичәсе узды. Быел  районыбыз мәктәпләре белән  125 укучы саубуллаша. Балачак белән хушлашу бәйрәмендә безнең иҗат төркеме дә булып кайтты.

2) Республикабыз юлларында автотранспорт саны арту, аларның тизлек ритмы үзгәрү юл- транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын көчәйтә. Кызганычка каршы, бу проблема балаларны да читләтеп үтми. Сабыйларыбызны юлда бәла – казалардан саклау өчен без – өлкәннәрдән – балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү буенча җитди һәм дәвамлы эш сорала. Балалар бакчаларында бу юнәлештә ничек эшлиләр?

3) Бу атнада «Саф сулы Ямьле Саба » экологик маршруты башланып китте. Саба районы мэдэният бүлеге , Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы үткәрә торган проектның максаты – районыбыз җирлеге аша узучы елгаларның, чишмәләрнең тарихын, татар халкының гореф-гадәтләрен искә төшерү. Явлаштау авыл җирлегеннән әзерләнгән репортаж.
4) Терлек азыгы әзерләү өчен ел шактый үзенчәлекле килде. Һава температурасының озак вакыт нормадан шактый югары торуы үләннәрнең үсешен тоткарлады. Шуңа да карамастан, район хуҗалыкларында актив рәвештә терлек азыгы әзерләү эше бара.

5) 1941нең шомлы хәбәрле 22нче июнь иртәсе  тарих битләренә күз яшьләре белән язылды. Миллионлаган ватандашыбыз кулларына корал алып яу кырына китә. Ул көннәрдән 80 ел вакыт узса да, хәтер һәм кайгы көнендә хатирәләр яңара. Билгесез Солдат һәйкәле яныннан Әлфия Мөбарәкова хәбәре.         
                                               
6)  Тарихи чыганакларда Россия Империясендә гомумхалык исәбен алу беренче тапкыр 1897 нче елда үткәрелгән дигән мәгълүмат бар.Шул вакыттан башлангыч алган әлеге зур компания һәр ун ел саен кабатланып тора.Һәм менә безнең көннәргә килеп җитеп, быел ул октябрь аенда көтелә. Районыбызның статистика бүлеге хезмәткәрләре әзерлек эшләрен тәмамлап киләләр. Бүген коллектив һөнәри бәйрәмнәрен дә билгеләп үтә.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев