Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 25.02.2022г. - анонс (12+)

25 февраля 2022, 13:17

850

0

0

25 нче февраль кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 25 нче февраль, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:


    1) Дүшәмбе Саба муниципаль район Советы сессиясе белән эшлекле башланып китте. Ул көнгә программа бай итеп эшләнелгән иде. Башкалабыз кунаклары, сессиянең  рәсми вәкиле ТРсы премьер министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев Саба җиренә сәфәрләрен районыбыз капкасы Сатыш авылыннан башладылар. Биредә Татарстанда һәм Россиядә бердәнбер мәдрәсә урнашкан. Шушы тарихи бина безгә кем генә килсә дә зур кызыксыну уята. Ул чын мәгънәсендә зур ядькәр.    

    2) Байлар Сабасында  да ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча төзелгән йорт файдалануга тапшырылды. Яңа йортта фатир алучылар арасында  оешма- предприятие хезмәткәрләре арасыннан арендалаучылар да, күп балалы гаиләләр һәм тыл ветераннары да бар.

    3) Объектлар ачылышыннан соң җитәкчеләр район мәдәният йортында әзерләнгән күргәзмә белән танышты һәм сессия эшендә катнашты.

    4) Татарстан хөкүмәте ярдәме белән Бердәм Россия партиясенең “Ныкъ  гаилә” федераль проекты кысаларында “Сила в детях” мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтү хәйрия фонды мобиль медицина бригадасы һәм ТРсы “Аталар берлеге” иҗтимагый оешмасы белгечләре Саба районына килде.

    5) 22 февраль көнне юл хәрәкәте иминлегенең хатын-кыз инспекторлары Сәләтле балалар мәктәбенең яшь юл инспекторлары белән берлектә көчле затларны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләде.

    6) Саба урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 2021нче ел хезмәт нәтиҗәләре буенча алдынгылар слеты үткәрде. Лесхоздагы аучылар авылы бәйрәм залында шушы тармакта эшләгән, уңышларга ирешкән хезмәткәрләр тәбрикләнде.

    7) “Телсез – халык була алмый, халыксыз – тел дә  юк”. 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне итеп үткәрү турында карар кабул итте. Шул уңайдан Шәмәрдән “Үсеш” лицеенда туган телләрнең III республика фестивале узды. КФУ да белем алучы чит ил студентлары белән Диләрә Җаббарова аралашты.

    8) Туган телләр көнендә яшь журналистлар бүләк алды. “Саба таңнары” редакциясендә  “Каурый каләм” район бәйгесенә йомгак ясалды. Тулырак, алдагы хәбәрдә.

    9) Саба-Арена спорт мәктәбендә Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгуның 33 еллыгы уңаеннан волейбол ярышлары булып узды. Быелгы ярышларга 9 авыл җирлегеннән  9 волейбол командасы килгән иде.

    10) Менә 20 елдан артык Лесхоз бистәсендәге чаңгы трассасында районда эшләп килүче оешма,  авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында чаңгы ярышлары уза. Узган атнаның шимбә, якшәмбе көннәрендә районыбыз чаңгычылары үзара көч сынаштылар, көчлеләрне ачыкладылар.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев