Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 24.04.2020г. - анонс (12+)

24 апреля 2020, 13:55

838

0

0

24 апрель кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең бүгенге чыгарылышта:

Бүген, 24 апрель, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал). Шулай ук хәзер "Атна" инф. программа  безнең ВК төркемебездә шул ук вакытта туры эфирда күрсәтелә https://vk.com/trk_saba__dulkynnary_group

 

Диктор Райлә Галәвина

1) ТРсы Президенты Рөстәм Миннеханов республиканың массакүләм мәгълүмәт чаралары вәкилләре белән очрашуда булды. Бу аралашуда видеоконференция элемтә режимында без дә катнаштык.

2) Бу көннәрдә короновируска каршы профилактика максатыннан Байлар Сабасында, Шәмәрдән, Икшермә авылларындагы күпфатирлы йортларда дезинфекция ясалды.Бу эшне район ветеринария берләшмәсе белгечләре башкарды.

3) Бөек җиңүнең – 75 еллыгы якынлаша. Сугыш чорының утлы һәм дәһшәтле елллары артта калса да, ул безнең хәтерләрдән җуелмый.Бөек Ватан сугышы һәм аның кайтавазы тарих битләрендә саклана.Җиңү бәйрәме якынлашкан бу көннәрдә Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан «Хәтер юлы» акциясе гамәлгә ашырыла. Аңа безнең сабалылар да бердәм кушылды.

4) Дөньяда короновируска бәйле вәзгыять бик катлаулы һәм борчулы булса да, авыл хуҗалыгы тармагында көндәлек , шулай ук сезонлы эшләр үз вакытында башкарылып килә. Бу атнадагы аяз көннән файдаланып, “Мичән” хуҗалыгындагы эшләр белән танышып кайттык.

5)Илне колачлаган  коронавирус йогышлы чиренә бәйле рәвештә үзизоляция режимы дәвам итә. Әлегә ул  30нчы апрельлгә кадәр озайтылды. Кемдер өйдә, кемдер эштә. Халыкта  вәзгыятькә карата сораулар туып кына һәм әйтергә кирәк һаман саен артып та тора. Җавапларны күпчелек җитәкчелектән ишетергә тели. Бу атнада “Дулкын” радиосында туры эфирда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов һәм район прокуроры  Зөфәр Абитов чыгыш ясады.

6) 21нче апрельдә муниципаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен – җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр. Бүгенге көндә безнең районда бу җаваплы тармакта 118 кеше эшли. Алар арасында хакимият вәкилләре, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, вәкаләтле органнар депутатлары  бар. Җирле үзидарә эшчәнлеге республиканың ныклы үсешенә нигез, тотрыклылык һәм алгарышның гарантиясе булып тора. Бүгенге чыгарылышыбызда авыл җирлекләре башлыклары коллегаларын бәйрәмнәре белән котлый. Ихлас теләкләргә без дә кушылабыз. Районыбыз тормышында армый-талмый, уңышларга ирешеп эшләргә, яшәргә булсын сезгә.

7) 26нчы апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. #СабаТукайны укый, #СабаТукайныонытмый социаль челтәрләрдә шушы исем астында райондашларыбыз шигъри чыгышлары белән бүлешә.

 

Ә хәзер  ифтар вакытын җиткерәбез. Бүген рамазан ае уразасының беренче көне, дин кардәшләрне олугъ аебызга аяк атлау белән котлыйбыз.Тоткан уразаларыбыз кабуллардан булсын. Бүген авыз ачу 19 сәгать 8 минутта. Иртәгә сәхәр 1 сәгать 19 минутта тәмамлана.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев