Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 23.09.2022г. - анонс (12+)

23 сентября 2022, 11:21

395

0

0

Бүген, 23 нче сентябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:  

1) “Аларның туган җире-ат ияре”, дигәннәр татарлар турында. Милли гореф-гадәтләребезне яңартырга йөз тоткан чорда әлеге малкайларга игътибар тагын да артты. Алдагы сюжетыбыз, Сатыш авылында атлар асраучы Әхмәдуллиннар гаиләсе хакында.

2) Бүлмә интерьерында обойлар төп роль уйный. Алдагы сюжетыбыз яшәешебезне бизәүче обойлар хакында булыр. Без аны Байлар Сабасындагы Палитра-Хаус кибетеннән әзерләдек.

3) Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан үткән “Милләтләр кроссы 2022” гә сабалылар да актив кушылды. Бу көндә һәр авыл җирлегендә шул исәптән  Байлар Сабасында да йөгерү ярышлары булып үтте. 

4) Бу атна башында районыбыз хуҗалыклары бәрәңге алуга кереште. Бәрәңгене сугарып үстергән Сатыш һәм Мичән хуҗалыкларында уңыш чыгышы яхшы. Явымнар булмаганда "Гримме" бәрәңге алу комбайннары гөрелтесе көн дәвамында тынып тормый.
 
5) Шатлыкта да, кайгыда да безнең белән бергә булган, безгә үзләренең ярдәм кулларын сузган хезмәт вәкилләре бар. Алар ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре. Үз эшләренең осталарын барлау  өчен бу атнада күрше тирә 8 районның шушы тармак җаваплы белгечләре Сабага бәйгегә җыелды. Биредә иң яхшы язылыштыручыны, балага исем бирү һәм юбиляр гаиләләрне тәбрикләү тантаналарын иң яхшы алып баручыны ачыкладылар.Мәдәният йортыннан киләсе хәбәребез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев