Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 23.04.2021г. - анонс (12+)

23 апреля 2021, 10:24

1416

0

0

23 нче апрель кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 23 нче апрель, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

 
1) Шушы көннәрдә Саба муниципаль район Советвының чираттагы утырышы булып үтте.
 
2) Районыбызда язгы кыр эшләре гөрли. Игенчеләргә җирдәге дымны саклап калу үәстәрен күрергә, уҗымнарны вакытында тукландырырга, шул ук вакытта  чәчү эшләрен тиз һәм сыйфат белән башкарырга туры килә. Җаваплылыгы чикләнгән Саба җәмгыятенең Урта Саба бүлекчәсендә  быел 2041 гектарда язгы кыр эшләре юашкарырга туры киләчәк. Басуларда көзге культураларны, күпъеллык үләннәрне тукландыру, аларны һәм туңга сөрелгән җирләрне  тырмалау – беренче чиратта башкарылырга тиешле эшләр.
 
3) 21 апрельдә җирле үзидарә органы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде.  Бу тармак эшчәнлеге безнең күз алдында һәм ул эшчәнлектә без үзебез дә турыдан-туры катнашучылар. Чөнки районыбызның матурлыгына, төзеклегенә битараф булмаган, халыкка яшәү өчен уңайлыклар тудыруда һәркемнең  кертергә хакы бар. Безнең хәбәрчебез Раилә галәвина Сатыш авыл җирлегендә булып, аларның халык мәнфәгатендә башкарылган эшләрен күзәтеп кайтты. Бу җирлек быел республикада “ Иң яхшы авыл җирлеге” конкурсы җиңүчеләре дә булдылар.
 
4) ТРсында 19 апрельдән 28 апрельгә кадәр  пыялалары яктылыкны тиешенчә үткәрмәүче, техник регламентка туры килми торган тәгәрмәчле транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле профилактик чаралар оештырыла. Бу атнада  безнең иҗат төркеме дә ЮХИДИ инспекторлары белән рейдка чыкты.
5) Шаяннар һәм тапкырлар – мәктәп укучылары арасында узган КВН Лигасында барланды. Шушы көннәрдә аның финалы үтте һәм төп чемпион КВН командасы ачыкланды.
 
6) Саба яшьләре районыбыз иҗтимагый тормышында бик актив катнаша. Төрле өлкәләрдә үзләренә тапшырылган бурычны үтәү белән беррәттән алар кызыклы интеллектуаль уеннарда да көч сынаша.
 
7) Узган атнада Икшермә кадет мәктәбендә Миннебаев Рамил Рәфыйк улы призларына көрәш  бәйгесе үтте. Анда катнашкан көрәшчеләр белән Диләрә Җаббарова аралашты.
 
8) Волейбол буенча ир-атлар арасында барган район чемпионаты уеннары төгәлләнде. Җиңүче билгеле булды.

 

 

 














 

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев