Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 22.10.2021г. - анонс (12+)

22 октября 2021, 10:30

971

0

0

22 нче октябрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген 22 нче октябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) Коронавирус белән вәзгыять киеренке. Районда сентябрь аеннан авыручылар саны көчле темплар белән үсә башлады. Авырудан саклану чарасы вакцина ясату.

2) Шушы көннәрдә “Саба дулкыннары ” телерадиокомпаниясе һәм район мәгариф бүлеге Икшермә кадет мәктәп интернаты укучылары арасында наркоманиягә каршы көрәш темасына язылган иншалар конкурсына нәтиҗә ясады. Иң яхшыларны мәктәпкә барып бүләкләдек.

3) Райондашыбыз Раил Галиәкбәров өстәл теннисы буенча җиңүләре белән куандыруны дәвам итә. Шушы көннәрдә ул Испаниядә үткән турнирда көмеш медаль яулады. “Саба -Арена” спорт мәктәбендә аны сөенеп каршы алдылар.

4) Октябрьнең 15еннән Бөтенроссия халык санын алу башланды. Аның беренче өч көнендә эш стационар участокларда барды. Ә инде бу атна башыннан дүшәмбе 18еннән сан алучылар өйләргә йөреп, кешеләрнең үзләре белән аралашып  сан алуны җанландырып җибәрделәр. Шулай ук өченче ысул да гамәлдә интернет киңлекләрдә, дәүләт хезмәтләре порталы аша сорауларга җавап бирергә мөмкин. Илкүләм олугъ вакыйга барышы безнең күзәтүләрдә.

5) Сатыш авылы соңгы елларда бик матур үзгәрешләр кичерә. Биредә халык өчен мөхим объектлар төзү белән беррәттән, уңайлы мөхит тудыру юнәлешендә дә киңкырлы эшчәнлек алып барыла. Бүген авылда “Авыл җирлеген комплекслы үстерү” федераль программасы кысаларында яр буе ясау проекты гамәлгә ашырыла.

6) Сатыш авылында төзелеп сафка баскан зур мәхәббәт бина үзенең ишекләрен ачты. Авыл халкы аны зур шатлык итеп кабул итте.

7) Узган якшәмбедә Рәсәйдә беренче тапкыр әтиләр көне билгеләп үтелде. Әтиләрдән башка яшәешне күз алдына да китереп булмый. Тормышны җигелеп тартучы, безне һәръяклап яклаучы көчле затлар безнең чиксез хөрмәткә лаек. Җәмгыятьтә хатыны вафатыннан соң, я булмаса башка төрле сәбәпләр аркасында ялгызы гына бала тәрбияләүче аталар саны да елдан-ел арта. Безнең районда алар белән Аталар берләшмәсе ныклы элемтәдә тора. Бәйрәм көнне дә аларны “Сабантуй” спорт-мәдәни комплексына җыйдылар.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев