Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 22.05.2020г. - анонс (12+)

22 мая 2020, 14:26

1378

0

0

22 май кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Бу чыгарылышта:

Бүген, 22 май, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал). Шулай ук хәзер "Атна" инф. программа  безнең ВК төркемебездә шул ук вакытта туры эфирда күрсәтелә https://vk.com/trk_saba__dulkynnary_group

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча бүгенге көндә район кырларында язгы культураларны чәчү тәмамланды. Игенчеләр икенче икмәк – бәрәңге утырту эшенә кереште.

2. Районыбызның Төбәк авылында урнашкан сөтчелек фермасы  бүген бу продукцияне җитештерүдә иң алдынгы урыннарда бара.  Фермада уңышлы эшнең ничек оештырылуын безнең журналистлар күреп кайтты.

3. Көтү – авылның тормышын, халыкның яшәү дәрәҗәсен билгели торган үзенә күрә бер күрсәткеч. Тик хәзер көтүгә йөргән мал башын бармак белән генә санарлык. Ә көтүчеләр исә бөтенләй юк диярлек. Районыбызның Тимершык авыл җирлегендә бу мәсьәләнең уңай чишелешен табалар. Хуҗалык малларын хәзер  электрокөтүче көтә.

4. Пандемия вәзгыяте белән бәйле рәвештә игълан ителгән үзизоляция режимыннан экренләп чыга башладык. Халык җыелган урыннарда, сәүдә нокталарында һәркем маска һәм перчаткадан булырга тиеш. Пассажирларны йөртүче җәмәгать транспорты һәм таксиларда вәзгыятьнең ничеклеге махсус рейд барышында ачыкланды.

5. Кичә “Ярдәм янәшә” республика акциясе кысаларында районыбызга чираттагы азык-төлек җыелмалары кайтты. ТРсы Президенты  тәкъдиме белән оештырылучы мондый ярдәмне  “Бәхетле” сәүдә челтәре алып бара.  540ка якын азык-төлек җыелмасы авыл җирлекләре буенча бүленеп ияләренә җиткереләчәк. 

6. Инде короновирус буенча район статистикасына күз салсак, район үзәк шифаханәсеннән 22 май иртәсенә   алынган мәгълүматларга карагандла Саба районы буенча короновирус инфекциясен йөртүче белән контактта булган 127 кеше медицина күзәтүе астында тора. Барлыгы 54 авыру кеше ачыкланган, шуларның 19сы бу чирдән тулысынча дәваланган, 34е күзәтү астында,  6сы башкала хастаханәсенә урнаштырылган. Короновирус белән бәйле вәзгыять белән сабы.татарстан.ру сайтында көндәлек танышып барырга мөмкин. Шулай ук, даими санитар-эпидемиологик чараларны үтәп яшәргә дә онытмыйк.

7. 19 май- Татарстан Матбугаты көне. Бәйрәм уңаеннан,безнең иҗат төркеме “Саба таңнары”нда эшләүче коллегаларыбызның хәлләре белән танышты.

8. Изге Рамазан аеның тагын 1 көне калып килә. Ислам динен тотучылар 1 ай дәвамында таң беленгәннән алып кояш батканчыга кадәр ризыктан тыелып ураза тотты. Аллаһыдан гөнаһлардан тыелып, булганнарыннан кичерүне сорап, киләчәк көнгә фатыйхада булуына дога кылды, әҗер-савап җыйды, Ходайга якынайды. 24нче май якшәмбе көнне гает, ягъни ураза бәйрәм. Әмма, хәзерге көн вәзгыятендә, гает көнендә бәйрәм намазына мәчетләргә җыелу тыела. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да Ураза гаете якынлашу уңаеннан республика өммәтенә мөрәҗәгать итте. Мөфти бәйрәм көнендә өйләребездә калырга өндәде һәм тиешле бәйрәм  гыйбадәтен дә өйләрдә генә башкарырга чакырды. Якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән сезне!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев