Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 22.04.2022г. - анонс (12+)

22 апреля 2022, 11:18

788

0

0

22 нче апрель кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 22 нче апрель, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:


1) Балаларның юл-транспорт фаҗигаләренә юлыгуы элеккеге вакытлардан ук кискен проблемаларның берсе булып калды. Аны хәл итү максатыннан 1973 елда беренче мәртәбә  яшь инспекторлар отрядлары оештырылды. Урамнарда һәм юлларда культуралы тәртипне, коллективизм хисен, кече яшьтәге мәктәп балалары арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау алар алдына бурыч итеп куелды. Кичә, 21 апрель көнне Байлар Сабасы гимназиясендә районнын ЮХИДИ бүлекчәсе яшь инспекторлар арасында "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсын үткәрде.

2) Бу атна ахырында, ягъни 24 нчы апрель, якшәмбе көнне христиан динендә булучылар Олы көн уразасы тәмамлану һәм Христосның яңадан терелү көнен бәйрәм итәчәкләр. Пасха алдыннан православие динендәгеләр ураза тота. Моңа бәйле рәвештә   Һәр халыкның үзенә хас йолалары, гадәтләре бар. Алдагы хәбәребезне без Иске Икшермә авылыннан әзерләдек. Анда яшәүче керәшеннәр белән очрашып пасха алды әзерлекләре турында кызыксындык.

3) 21нче апрель календарь битләрендә муниципаль хезмәткәрләр көне буларак та языла һәм  ул билгеләп тә үтелә. Дөресрәге, Җирле үзидарә көне дип йөртелә ул. Әлеге хезмәттә булучылар  авыл кешесенең тормыш-көнкүрешендәге күптөрле мәсьәләләрне хәл итеп, яшәү шартларын уңай, торак пунктларның даими төзеклеген тәэмин итәргә тырышалар. Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Мөбарәк улы Хәсәнов бу хезмәттә 19нчы елын эшли. 

4) Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш толларына 9 Май - Җиңү көне алдыннан зур хөрмәт күрсәтелә. Шушы көннәрдә  районыбызда яшәүче ветераннарга Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Котлаулары килеп иреште.  Тәбрикләүләрне шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары һәр ветеранның өенә барып үзләре тапшыралар, дәүләт, район җитәкчелеге исеменнән җылы теләкләрен җиткерәләр.

5) “Тарихи ватанны саклыйк!” ЮНЕСКО каршындагы Һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау мәсьәләләре буенча халыкара совет ассамблеясе тарафыннан оештырылган әлеге көннең девизы шундый. Ул 18 нче апрель көнне билгеләп үтелде.

6) Кичә, 21 апрельдә баш бухгалтерлар көне билгеләп үтелде. Бу көн үзе рәсми рәвештә календарьда теркәлмәгән. 28 ел дәвамында билгеләп үтелә торган бәйрәм “Главбух” җурналының чыга башлавы белән бәйле. Журналның беренче саны 1994 елның 21 апрелендә дөнья күрә. Баш бухгалтер хезмәтеннән башка хуҗалык эшчәнлеген күз алдына да китереп булмый.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев