Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 22.01.2021г. - анонс (12+)

22 января 2021, 11:17

1228

0

0

22 нче январь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 22 нче январь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

1) Узган атнада Саба районына эш сәфәре белән Россия Федераль архив агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Юрасов килде. Ул Саба муниципаль архивындагы эшләрнең торышы белән танышты. Район финанс-бюджет палатасында булды. Бу хакта тулырак, алдагы сюжетта.

2) Районыбызның иң өлкән кешесе Оет авылында яши. Шушы көннәрдә Хәкимә әби Закирова 104 яшен тутырды. Аны туган көне белән котлап район җитәкчелеге өенә килде. Иң кадерле кунаклар, балалар, оныклар әйләнәсендә бәйрәм бик матур төсмер алды.

3) РФ эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге шушы көннәрдә узган 2020нче хезмәт елына хисап ясады. Нигездә, Саба районы полициясе куелган бурычларны  максатчан үтәүгә ирешкән һәм республикада җинаятьләрне ачу буенча иң алдынгылар рәтендә. Бүлек җитәкчесе Васыйл Исмәгыйлев район җитәкчелеге һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашкан җыелышта шулай дип белдерде.

4) Яңа елның матур вакыйгалары сафы тулылана бара. Шыңарлыларга сөенеч өстенә сөенеч. Авыл башында хәзер өр-яңа административ бина балкып утыра. Каршы якта мәдәният йорты. Биредә дә зурдан кубып ремонт үткәрелде.

5) “Җир шарын бергә саклыйк”. Шушы исем астында игълан ителгән рәсем бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Анда районыбыз мәктәпләре укучылары экологик вәзгыятьне үз кузаллаулары белән төсле буялар ярдәмендә кәгазь битендә яктырттылар.

6) Хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының район этабы төгәлләнде. Финал уеннары Шәмәрдәндә узды.

 

 

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев