Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 21.01.2022г. - анонс (12+)

21 января 2022, 13:12

913

0

0

21 нче гыйнвар кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

21 нче гыйнвар, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

 


1) 6) Бу атнаның төп вакыйгасы кар, бураннар булды дисәк, һич арттыру булмас. Көн саен туктамый яуган  карлар һәр кешене эшле итте. Кулдан көрәк төшмәде, техникалар аны түгеп җитешә алмады. Юлларда киеренкелек сакланды. Инде вәзгыять тотрыкланды. Бураннар тынды. Кар, буран көрәше безнең беренче хәбәр урынын алды

2) 5 нче гыйнварда Байлар Сабасындагы Балалар иҗат үзәгенең актлар залында «Бердәм Россия”нең “Яшь Гвардия”се Саба җирле бүлекчәсе җирле штабы инициативасы белән яшьләр арасында киберфутбол буенча яңа ел парлы турниры булып узды.

3) Яңа елның озын  ялларын спорт сөючеләр  һич кенә дә бушка үздырмадылар. Хоккей ярышлары узды , теләгән һәркем бозда шуа алды. Чаңгы спортын үз итүчеләр дә вакытны әрәмгә уздырмадылар . 3 гыйнвар көнне алар Ямьле Саба Яр буенда очраштылар. Яңа  2022 елның беренче чаңгы ярышы булды ул.

4) 18нче гыйнварда Килдебәк авылында Саба зонасы буенча хезмәт коллективлары арасында мини футбол уеннарының соңгысы булды. Шулай итеп Саба муниципаль районы Чемпионаты тәмамланды. Җиңүчеләр кем дигән сорауга җавап алдагы хәбәрдә. 

5) 20нче гыйнвар көнне Байлар Сабасына эшлекле сәфәр белән Кытай халык республикасыннан “Сычуань - Волга” агросәнәгать компаниясе вәкилләре килде.

6) Ел саен яңа ел башында беренче булып тормышларын бергә бәйләүче яшьләребезне район җитәкчеелеге тантаналы шартларда  тәбрик итә. 2022нче елның  1нче пары үз никахын законлы рәвештә 15нче гыйнварда теркәде. Тулырак алдагы хәбәребездә.

7) Мәктәп укучылары арасында техник иҗат юнәлешен популярлаштыру максатыннан гыйнварның өчесеннән җидесенә кадәр Сәләтле балалар мәктәп- интернаты базасында  кышкы смена лагерь эшләде. Ул программалаштыру  һәм робот техникасын үзләштерүгә көйләнгән иде.Анда районыбызның 10 мәктәбеннән 5тән 9нчы сыйныфка кадәр 40 укучы катнашты.

8) 5нче гыйнвар көнне елның 1нче хоккей уеннары  булып узды.

9) Районыбыз чаңгычылары өчен сезон ачылды. Хәзер Ямьле Саба яр буенда спортның бу төрен үз итүчеләр өчен бөтен уңайлыклар, мөмкинлекләр тудырылган. Эз салынган, ачылган трасса. Утлар яктыртылган. Вакыт тап та кил дә шу гына. Осталар исә үзләрен ярышларда сынавын дәвам итә.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев