Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 20.05.2022г. - анонс (12+)

20 мая 2022, 11:09

802

0

0

20 нче май кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 20 нче май, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар: 

 
1) Бу атнада районга эшлекле визит белән ТРсының тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов килде. Аның сабалыларга багышланган эш көне хакимияттә кабул итүләрдән башланды.
   
2) “Барлык агротехник чаралар таләбе үтәлгәндә генә – мул уңыш алырга мөмкин. Иген үстерелүче кырларны известь белән эшкәртү – шуңа төп адым”. Республиканың “Татагрохим” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин кичә Сабаның Сатыш карьеры базасында үткән семинарда шулай дип белдерде. Аның эшендә җәмгыять белгечләре, районнардагы “Агрохимсервис” җитәкчеләре катнашты.  
   
3) 15нче майда гаилә көне билгеләп үтелде. Районыбызның авыл җирлекләре, мәдәният йортлары, белем учаклары аны иң матур календарь дата буларак бәйрәм иттеләр.Төрле чаралар оештырдылар. Бу уңайдан Халыкның һәр катламы белән дә актив эшчәнлек алып баручы социаль яклау идарәсе ярдәмнәр алучы гаиләләрне үзләренә  чакырып кунак итте. 
  
4) Саба гимназиясе укучылары спорт өлкәсендә зур уңышлары белән сөендереп тора. Алар быел да Бөтенроссия спорт уеннарында беренчелекне яулады. Аларны тантаналы шартларда каршы алдылар.
  
5) 1977 елдан башлап, 18 май илебездә музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Нинди генә музей булмасын, ул вакыт машинасы кебек үткәнгә алып кайта, тарихны тоярга мөмкинлек бирэ . Музейга килгән һәр кеше үткән тарихны барлый, бүгенгене тирәнрәк аңлый һәм киләчәк турында уйлана. Саба районында өч муниципаль музей бар: Саба туган якны өйрәнү, урман хуҗалыгы һәм Сатыш авылы мәдрәсә музее. Саба туган якны өйрәнү музеена сезне сәяхәткә чакырабыз.
  
6) Бу көннәрдә Казан Ратушасында Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың халык рәссамы, педагог Мөдәррис Минһаҗевның 50 еллык иҗат эшчәнлегенә багышланган “Төсләрдә – милли хисләр” исемле шәхси күргәзмәсе эшли. Безнең иҗат төркеме дә башкалабызда эш сәфәрендә булып, якташыбызның шатлыгын уртаклашып кайтты.
  
7) «Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе республика фестивале җиңүчеләре билгеле. Беренче мәртәбәле урынны безнең Саба районыннан Ахунҗан бабай нәселе яулады. Алар бу атнада Галиәскар Камал театры сәхнәсендә нәселләрен яклап лаеклы чыгыш ясадылар. 
    

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев