Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 20.03.2020г. - анонс (12+)

20 марта 2020, 10:24

948

0

0

20 март кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең бүгенге чыгарылышта:

Бүген, 20 март, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

1)  Бу көннәрдә дөнья күләмендә яңа Covid-19 вирусы зур тавыш куптарган мәсьәләлрнең берсенә әверелде. Кем белән генә сөйләшсәң дә сүз шул чир турында ялгана. Бүгенге көндә дөньяда 200 меңнән артык  кшее короновирус йоктырган. Россиядә шундый 147 очрак теркәлгән. Татарстанда  1 очрак кына расланган. Саба районында булган вәзгыять әлбәттә күпләрне кызыксындыра. Төгәл мәгълүмәтне белү өчен без Саба үзәк шифаханәсенең эпидемиология буенча баш табиб урынбасары Резеда Фәттаховага мөрәҗәгать иттек.   
2) Саба кибетләрендәге вәзгыять.  Коронавируска бәйле рәвештә илдә игълан ителәчәк карантин халыкны тагы да сагаерга мәҗбүр итте. Карантин вакытында өйдә тору хәстәрен кайгыртып халык кибетләргә йөгереп азык запасы туплады. Билгеле инде бөтен кеше күпләп ала башлагач, куп кенә кибетләрнең товар киштәләре, складлары бушап калды. Ләкин бу  һич кенә дә әйбер бетә  , дигән сүз түгел әле. Чөнки ТРсы җитәкчелеге дә  азык-төлек запасының 2-5 айга җитәрлек булуын игълан итте.
3) Узган атнада коллектив хезмәткәрләре  “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте оештырган  “Язылган өчен – смартфон” бәйгесендә һәм “Әти-әни ял итегез, мин барын да булдырам” конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләделәр.
4) Мишәбаш авылында гомер итүче Дания әби Шакирова үзен бик бәхетле кеше дип саный: чөнки тормышын үзе яраткан һөнәргә багышлый, авыр елларда да Ходай аны яраткан эшеннән аермый. Бүген исә гаиләсенең ныкълыгына куанып яши. 16нчы март көнне ул 90 яшен тутырды.
5) Мишәбаш авылында үзенең 90 яшьлеген каршы алган тагын бер юбиляр – Сәвия Дәүләтшина. Катлаулы тормыш юлы узган, 4 ятим баланы үз канаты астына сыендырган олы йөрәкле кеше ул. Хәзер дә өй җылысын саклап, балаларын сөендереп яши.
6) Җырлы гомер.  Шекше авылында яшәүче һәм  гомере буе җырлап, үзенең моңлы тавышы белән авылдашларын сокландырып торучы Фирдәүсә апа  Нәзирова бу көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләде. Әлфия Мөбарәкова аның бәйрәм кичәсендә булып кайтты.
7) Җылы кыштан соң, быел яз да иртә килде. Бу көннәрдә табигатьтәге үзгәрешләр күңелне җилкендерә. Җылы яктан кошлар кайта, сыерчыкларны да каршы алдык, кар эри, бөреләр шыта, барлык борчуларны алып китәргә теләгәндәй язгы ташулар ярсыды. Табигатьнең яшәрүен безнең иҗат төркеме дә күзәтеп кайтты.
8) Узган ялларда Саба-АРЕНАда өстәл теннисы буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында Татарстан Беренчелеге һәм  Татарстан Чемпионаты узды. Республика куләм ярыш быел өченче мәртәбә үтте. Оештыручылар, сүзләренә караганда аның популярлыгы үсә, катнашучылар сафы арта.
    
 

Сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез булса ТРКнең 24311,23369 телефоннарына шалтыратып мөрәҗәгать итә аласыз.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев