Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 19.06.2020г. - анонс (12+)

19 июня 2020, 09:55

1028

0

0

19 нче июнь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 19 июнь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).
   

    1) 1 июль – Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирү көне. Быел Covid-19 коронавирусына бәйле рәвештә, куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирү сорала. Бу таләпләр бездә ничек үтәләчәк? Сорауга җавап - чыгачак сюжетта.

    2) Саба районындагы авыл хуҗалыкларында бүгенге көндә барлыгы 33 000 тонна сенаж  әзерләнгән. Шуның 1500 тоннасы төргәктә. Печән 500 тонна. Һава торышы яхшы булганда басу –кырда бер генә минут та бушка узмый. Азык әзерләүнең берничә төре бар. Рулонга төреп коры печән саклауга куела. Сенаж чокырга салына һәм пленкага төрелә. Соңгы вариант файдалы үзлекләрен саклап калу буенча иң отышлысы.
 
    3) Җәй тулы көчендә, тулы күәтендә. Авыл кешесе өчен дә иң тынгысыз чак хәзер. Халык мәш килеп печән әзерли. Бу эштә аяк куллар гына түгел , башлар да эшкә җигелә торган заман килде. Акылыңны дөрес эшкә җиксәң, аягыңа  җиңеллек килер, дип халкыбыз бик белеп әйткән. Райондашыбыз Рәис Газизулллин мәсәлән, печән пресслау җайланмасы ясап куйган да, кешегә ялынмый гына, үзалдына, үз җае белән  кышка малларына азык әзерли хәзер. Ничек икәнен Райлә Галәвина үз күзләре белән куреп кайтты.
 
    4) Мичән төп мәктәбе елдан-ел үзенең матур чәчәкләргә күмелгән, мул яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы белән кешеләрне сокландырып тора. Кыш уртасында ук өлгергән кыярлары белән дә дан тоткан мәктәп ул. Быел да мәктәп яны тәҗрибә участогында эшнең кызган чагы.
   

    5) ТР сында 11 июньдә “Куркынычсызлык каешы” профилактик операциясе старт алды  һәм ул 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Атна башында безнең хәбәрчеләр ЮХИДИ инспекторлары белән рейдка чыкты.
   

    6)Медицина хезмәткәрләре көне 1980 елдан башлап рәсми рәвештә июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көнне медицина хезмәткәрләре көне белән табибларны, шәфкать туташларын, санитарларны , шулай ук сәламәтлек саклау тармагына аз гына булса да кагылышы булган кешеләрне котлыйлар. Без исә әлеге бәйрәм кысаларында сезне Яңа Мичән авылы фельдшеры Гөлшаһидә Зәйнетдинова белән таныштырырбыз.
     

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев