Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 18.12.2020г. - анонс (12+)

18 декабря 2020, 13:38

1453

0

0

18 нче декабрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 18 нче декабрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

1) Районыбызда чираттагы  күпкатлы йорт үз яшәүчеләре өчен киң ишекләрен ачты. 15нче декабрь көнне бу бәхеткә Шәмәрдән авылында яшәүчеләр тиенде. 12 фатирга исәпләнгән йорт Россия Президенты Владимир Путин теләктәшлегендә Торак  һәм шәһәр мохите милли проекты кысаларында Дәүләт торак фонды хисабына салынган.

2) Татарстанда ковид-19 вакцинациясе башланды.  Саба районында бу эш киләсе атнадан планлаштырылган. Республикага кайтарылган Гам-Ковид-Вак исеме белән аталган вакцинаның 10 дозасы безнең районга бүленгән.

3) Яңа елга 13 көн калды. Бәйрәмнең якында гына икәнен район урамнарында кардан ясалучы сыннар, әкият патшалыгын хәтерләтүче таулар, кичләрен җемелдәп янучы утлар искәртә. Әзерлек эшләренең күбесе инде башкарылган. Район халкы, кайткан кунаклар өчен дә сюрприз, күңелле яңалык бар. Сорауга җавап алдагы сюжетта.

4)Киләсе ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте. «Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч», — диде Президент. Районыбызда  бу юнәлештә эш күптәннән алып барыла.”Бәләкәч” балалар бакчасыннан алдагы сюжетыбыз шуның ачык мисалы.

5) Адәм баласының гомерен документсыз күз алдына да китереп булмый. Кешенең тормыш юлы туудан башлап мәңгелеккә күчкәнчегә кадәр рәсмиләштерелә , теркәлеп бара. Бу эшне гражданлык хәле актларын теркәү  бүлеге башкара.  ЗАГС хезмәткәрләре бүген 18 декабрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев