Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 25.09.2020г. - анонс (12+)

25 сентября 2020, 11:40

912

0

0

25 нче сентябрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 25 нче сентябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).


1) Бүген Саба муниципаль район Советы дүртенче чакырылышының беренче утырышы узды. Утырышта көн тәртибенә Саба муниципаль район башлыгын, район башлыгының урынбасарларын сайлау һәм төрлеләр куелды. Татарстан Республикасы Президенты вәкиле, ТРсы буенча Россия Федерациясенең федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин ТРсы Президенты исеменнән муниципаль район башлыгы вазифасына Рәис Нургали улы Миннехановны тәкъдим итте. Депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән район башлыгын сайладылар.

2) Кичә көннең икенче яртысында  район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә янгын чыкты. Бәхеткә ул чын түгел, махсус өйрәнүләр өчен генә оештырылган чара иде. Медицина хезмәткәрләренең әзерлеге, хәвеф-хәтәрне күпме вакыт әчендә, нинди җитезлек белән юк итүе безнең хәбәрчебез Гөлназ Вахитова әзерләгән материалда.

3) Сентябрь аеннан районыбыз мәктәпләрендә тулы канлы тормыш җанланды. Дистанцион укуларга ялганган җәйге каникуллардан соң барысы да сагындырылган.(Уст)Дәрескә чакырган кыңгыраудан башлап, парта, акбурлы  такта, көнтроль эшләр, ашханәдә бергә утырып күмәк сыйланулар.
 Укучылар нәкъ шушы кичерешләрен Мәктәп ТВ,  Мәктәпләр тормышыннан дип исемләнгән телевизион һәм радио проектларда катнашып  бүлешәләр. Бу атнадан безнең тапшыру төшерүләр, “Дулкын”радиосының туры эфирына килеп чыгыш ясаулар башланып китте. Шынар урта мәктәбе укучылары белән бергә әзерләнгән Мәктәп ТВ тапшыруы 30нчы сентябрь көнне 17сәг.30минутта эфирга чыга. Радиода Икшермә кадет интернат, Иштуган урта мәктәпләре укучылары булып, үзләренең мәктәп тормышлары, укудагы уңышлары, иҗади талантлары белән бүлешеп китттеләр. Бу проект уку елы дәвамында барачак. Анда һәр белем йорты катнашачак.

4) Кытай халык республикасы белән Татарстан арасындагы дуслыккка нигез салынганнан бирле эшлекле аралашулар, узара ярдәмләшүләр булып тора.Шушы көннәрдә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов Казанда генераль консул У Инцинь белән очрашты. Бу хакта Әлфия Мөбарәкова сөйли.

5) Юбилейлар елында истәлекле саннарга туры килгән гаилә бәйрәмнәре район вакыйгасына әйләнеп тарих сәхифәләренә языла. Бу атнада тагын бер шундый шатлыклы күренеш шахитләре булдык. Саба бала тудыру йортында 100нче сабый дөньяга килеп,аны тантаналы шартларда өенә озатуда катнаштык.

6) Игезәкләр арасындагы бәйләнеш гомер буе яши, алар бер-берсен тоеп гомер итә, диләр. Олы Шыңар авылындагы Әллүки балалар бакчасында эшләүче игезәк Раилә һәм Равия ханымнар белән аралашып кайткач, моңа тагын бер кат инанасың. Алар белән якыннан танышу өчен менә дигән форсат та чыкты. 27нче сентябрь көнне  алар һөнәри бәйрәмнәрен – тәрбиячеләр көнен билгеләп үтәчәкләр.

7) Спорт турында бер хәбәребез. Узган атна ахырында Байлар Сабасы спорт комплексында ТАССРның 100, Саба районының 90 еллыгына багышланган көрәш бәйгесе уздырылды. Келәмдә 2004-2005, 2006нчы  елгы һәм аннан да яшьрәк малайлар бил алышты.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев