Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 18.02.2022г. - анонс (12+)

18 февраля 2022, 14:38

803

0

0

18 нче февраль кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 18 нче февраль, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:


1) Гыйнвар-февраль ае узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясау чоры. Бу айларда оешма-предприятиеләрдә еллык отчёт җыелышлары үтә. Чәршәмбе көнне Саба күптармаклы җитештерү предприятиесендә узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды.

2) Мәдәният хезмәткәрләре һәрвакыт эзләнүдә. Бәйрәм, кичәләрне  яңача үткәрүдән башлап, социаль челтәрләр аша да халыкка якынаялар. Ләкин төп максат булып, халыкны мәдәнияткә, сәнгатькә җәлеп итү кала. Бу атнада Саба район мәдәният йортының 2021 елгы эшчәнлегенә беренче тапкыр презентацион форматта анализ ясалды.

3) 12 февраль көнне «Созвездие-Йолдызлык-2022» эстрада сәнгатенең XXII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу турларына әзерлек кысаларында Саба район  мәдәният йортында яшь талантлар өчен вокал һәм бию сәнгатенең әйдәп баручы осталары күчмә мастер-класс уздырды.

4) 15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.

5) Узган шимбэдэ илкулэм зур спорт чарасы Россия чангы юллары 2022 старт алды. 18нче мәртәбә оештырылучы бу ярышка татарстаннан 200 меңнән артык чаңгычы кушылды. Бу сафта сабалылар да лаеклы уз урынын биләде.

6) Халык җыеннары тәмам. Аның соңгысы район мәдәният йортында узды.

7) Казахстан, Оренбург якларыннан ящур чире яный. Малларда шул чирне булдырмый калу максатыннан районыбызда киңәшмә узды.

8) Шушы көннәрдә Саба район мәдәният йортында “Ел хатын-кызы.Ел ир-аты:хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең зона туры булып узды.  Жюри хөкеменә 9 номинация буенча 25 эш тәкъдим ителгән иде. Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә жюри эшләрне видеоформатта карады һәм бәяләде.

9) 16 нчы февраль көнне Байлар Сабасының “Әллүки” балалар бакчасында “Яшел ут” республика бәйгесенең район этабы булып үтте.

10) Шәмәрдән бистәсеннән 18 егет Әфган җирендә хәрби хезмәтен үти. 14 февраль көнне мәдәният йортында ветеран укытучы Әлфирә Шакирова инициативасы белән зур бәйрәм чарасы оештырылды. Ел да оешканлык белән узучы бу чара районыбыз әфганчыларын бергә җыйды.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев