Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 17.12.2021г. - анонс (12+)

17 декабря 2021, 09:08

1896

0

0

17 нче декабрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

17 нче декабрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:


1) Өтернәстә төзелгән иман йорты районыбызда 59нчы сан белән теркәлде. Авылдашлар   мәчет ачылышын зур бәйрәм итеп каршылады. Авыл өстенә агылган азан тавышы һәр күңелгә барып җитте.

2) “Культура десанты”. Бу атнада район мәдәният йортына ТРсы мәдәният министрлыгы тарафыннан игълан ителгән шушы исемдәге проектның эшче төркеме килеп төште. Алар хозурына Саба, Арча, Әтнә, Кукмара, Мамадыш районнары һөнәрче осталарының эшләрен колачлаган күргәзмәлекләр тәгъдим ителде. Чарадан без әзерләгән хәбәр.

3) Фарход  Исмаилов исеме сабалыларга яхшы таныш. Районыбызда өстәл теннисын популярлаштырып кына калмыйча, бик күп чемпионнар тәрбияләгән тренер ул. Тынгысыз  хезмәтен бәяләп аны 2022 нче ел өчен  “Ел хатын –кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика бәйгесенә тәкъдим итәләр. Без бу атнада Фарход Усманов турында программабызга хәбәр әзерләдек.

5) Шушы көннәрдә Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Рәис Миннеханов алып барды.

6) Кыш Бабай, Кар кызы, биек таулары, җем –җем утллары белән Яңа ел якынлаша. Бу көннәрдә һәр җирдә яңа елга әзерлек бара. Иң беренчеләрдән булып яңа елга әзерләнү эшләрен Саба күптармаклы торак коммуналь хуҗалыгы башлап җибәрә. Бу көннәрдә эшнең аеруча кызган чагы. Без дә аларның эшчәнлеге белән танышып кайттык.

7) Кыш көнендә кардан чистартучы, калган ел фасылында бакча эшләрен башкарып печән чабучы. Түбән Симет авылы кулибины Илшат Галимов менә шундый универсаль техника барлыкка китерә. Бүген аның видеолары интернет челтәрен яулап, кызыксынучылар санын арттыра. Уйлап табучының үзе белән безнең иҗат төркеме дә очрашып кайтты.

8)Бөек галим Иван Павлов «Табиб кешене дәваласа, ветеринар бөтен кешелекне дәвалый» дип юкка гына әйтмәгән. Авыл хуҗалыгы тармагында ветеринария хезмәткәрләренең роле зурдан. Нәкъ менә аларның эшчәнлеге райондагы эпизоотик хәлнең иминлеген тәэмин итә. Мал табибы авыл җирендә иң кадерле һәм хөрмәтле кешенең берсе. Мичәнбаш авылында яшәүче Светлана Фәсхетдинова 20 елдан артык малларның сәламәтлеге сагында тора. Киләсе - яңа  елда ул “Ел хатын кызы “ республика бәйгесендә катнашачак.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев