Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 17.07.2020г. - анонс (12+)

17 июля 2020, 13:01

1026

0

0

10 нчы июль кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 17 нчы июль, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

1) Районыбызда кечкенә һәм әле яшьләрдән саналган “Әхмәтов” крестьян фермер хуҗалыгында да эшнең иң кызу чагы.

2) Ямьле Саба ” туристик маршрут проекты старт алды. Беренче маршрут “Туган ягым чишмәләре” исеме астында үтте.

3) Экологик веломарафон - Сабада ! Табигать чисталыгына битараф булмаучы егет-кызлар аны күмәк өмә белән тәмамлады.

4) “Үсеш ноктасы” гуманитар һәм цифрлы профиль үзәгенең максат-бурычлары нинди? Хәзер нинди эшләр алып барыла? Әлеге сорауларга җавап табу максатыннан Сатыш урта мәктәбенә юл тоттык.

5) Россия Федерациясенең күп төбәкләрен үз иткән балтырган Татарстанда да артканнан-арта. Урыны-урыны белән буе өч метрга җитүче бу үсемлекне хәзер инде республиканың теләсә кайсы төбәгендә күрергә була. Бигрәк тә Казан тирәсендәге ышыграк җирләрне үз итә ул. Биектау, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән, Югары Ослан тирәсендәге иңкүлек һәм инеш буйларында балтырган плантацияләре барлыкка килә. Безнең районда вәзгыять ничек? Сорауга җавап чыгасы сюжетта.

6) Районыбыз яшьләре  алдынгы карашлы, максатчан , һәръяклап талантлы. Спорт белән шөгыльләнәләр, укуда да сынатмыйлар. Алар белән горурланып, киләчәк ышанычлы кулларда дибез. Яшьләр көне уңаеннан “Олимп” стадионында уңышка ирешкән талантлы егет-кызлар хөрмәтләнде. Бүләкләү тантанасыннан соң спорт уеннарына старт бирелде.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев